Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Аш-су

Шурпа рецепты

Шурпа рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: шулпа – 300 мл, пешкән ит – 50 г, яшелчәләр (бәрәңге, баллы борыч, кишер) – 100 г, суган – 50 г, сары май, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: Сөякле иттән шулпа кайнатабыз. Шулпаны сөзеп, итне кисәкләп турыйбыз. Әзер итне, түгәрәкләп туралган бәрәңге, кишер, баллы борыч һәм ярым боҗралап туралган суганны чүлмәккә салабыз. Тоз, борыч, шулпа һәм сары май өстибез дә мичкә куябыз. (Шурпаны плитә өстендә дә пешереп бетерергә була.)

Табынга чыгарыр алдыннан, яшел тәмләткечләр сибәбез.

 

Фото: yandex.ru

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/cooking/15-05-2020/shurpa-retsepty-5739545

Кирәкле ингредиентлар: шулпа – 300 мл, пешкән ит – 50 г, яшелчәләр (бәрәңге, баллы борыч, кишер) – 100 г, суган – 50 г, сары май, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев