Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Помидор соусы

Соус ясау өчен 4 кг помидор, 1 кг суган, 1 ачы борыч, 0,5 кг алма кирәк.

Яшелчәләрне  турап, кәстрүлгә салып, пешерергә куярга. Аннары 4-5 лавр яфрагы, 6 хуш исле борыч, 10 канәфер, ярты чәй кашыгы төелгән корица, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы салырга. Ике сәгать өсте ачык килеш пешерергә. Пешеп чыгарга ярты сәгать кала бер зур баш сарымсак турап салырга.

 

Бераз сунгач, вак тишекле сөзгеч аша чыгарырга. Әзер массаны тагын бер тапкыр кайнатып алырга. Кайнап чыккач, 100 грамм уксус өстәргә һәм банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев