Кызыл балыкны өйдә тозлау
Бик тәмле тозлы балыкны өйдә ясап була.
Тозланган кызыл балык ашыйсы килсә, кижуч дигәнен сатып алып, үзең тозлап куярга була.
Кижуч балыгын ярым эрегән килеш куна тактасына салырга. Юка кисәкләргә телемләп турарга.
Капкачлы тирән эчле савытка тутырырга. Өстенә маринад яки тозлык салырга.
Тозлау өчен:
- 1 кг балык
- 3 аш кашыгы тоз
- 1 аш кашыгы шикәр комы
- 10 борчаклы кара борыч
- 10 борчаклы исле борыч
- 5-6 лавр яфрагы
Бераз гына үсемлек мае салып җибәрергә кирәк.
Савытка шушы әйберләрне бергә салып, капкачын каплагыз. Аннары селкеткәләп алыгыз.
Балык салынган контейнерны төнгә суыткычка куеп калдырыгыз. Иртәнгә ашарга ярый.
Кызыл балыкның башка төрләрен дә шушы рецепт буенча тозлап була.
Фото: pixabay.com
Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/26-06-2020/kyzyl-balykny-yd-tozlau-5752247
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев