Авызда эреп тора торган печенье
15 минут эчендә әзер була торган печенье рецепты тәкъдим итәбез. Бик тәмле була, сез дә пешереп карагыз.
Камыр өчен кирәк була:
- Йомырка - 1 данә
- Сыек май - 120 грамм
- Шикәр комы - 100 грамм
- Разрыхлитель - 1 чәй калагы
- Он - 200 грамм
Йомыркага шикәр комын, сыек майны кушып 1 минут тирәсе болгатып алабыз
- разрыхлитель, иләнгән онны кушып яхшылап болгатабыз
- камыр йомшак, кулга ябышмый торган була
- кечкенә түгәрәкләрне кул белән алабыз, әзрәк изеп печенье формасына кертәбез (төрле формалар кисеп ясарга була)
- шикәр комында ике ягын дә әвәләп алабыз
- 200 С мичтә 8-13 минут пешә. Үз духовкагызга карап пешерегез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев