Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзизоляция режимы йомшартыла

Районда коронавирус буенча хәл имин, ләкин урлашулар арткан.

Полициянең дежур часть начальнигы Рамил Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, узган атнада урлашулар саны арткан. Мәсәлән, дүрт бозау урлау (зыян – 80 мең сум) турында гариза кергән, эре кибетләр челтәрендә дүрт мең сумлык азык-төлек урлаганнар, шулай ук Поповка авылында билгесез кеше биш мең сумнан артык кабель һәм төшергеч-автомат урлаган.

Илдә һәм республикада санитар хәл белән бәйле рәвештә, Баулы районы хокук саклау органнары битлек-перчатка режимын үтәү-үтәмәүне дә контрольдә тоткан: узган атнада 49 беркетмә төзелгән, бу аннан алдагы атнага караганда 11гә кимрәк.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе таралудан саклану чаралары һәм халыкның әлеге чараларга җаваплы мөнәсәбәттә булуы ярдәмендә, безнең төбәктә COVID-19 белән бәйле хәл имин санала. Баулы районы баш санитария табибы Галина Алатырева раслаганча, 8 июнь мәгълүматы буенча, бездә әлегә вирус йоктыручылар юк. Россиянең башка төбәкләреннән килгән 49 кеше күзәтү астында. Алатырева әйткәнчә, республиканың министрлар кабинеты кабул иткән яңа карар нигезендә, 5 июньнән Россия төбәкләреннән Татарстанга килүчеләр ике атна үзизоляциядә булу таләп ителми. Бу чит илдән кайтучыларга кагылмый.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау темасын дәвам итеп, Татарстан министрлар кабинеты 2020 елның 6 июнендә кабул иткән 471нче санлы карарына кертелгән үзгәрешләрне әйтте (дүртенче биттән карагыз).

Киңәшмә ахырында Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирүе хакында да сүз булды. Совет аппараты җитәкчесе Айгөл Халитова мәгълүматына караганда, бүгенге көндә Баулы районында инде ике территориаль-сайлау комиссиясе эшли, 16 июньнән 38 участок сайлау комиссиясе эшкә керешәчәк. Гражданнар, алдан заявка биреп, 25 июньнән 1 июльгә кадәр өйләрендә тавыш бирә ала. Шулай ук 25-30 июньдә йортлар янында махсус җиһазланган территорияләрдә тавыш бирү мөмкинлеге дә булачак. Төп тавыш бирү 1 июльдә участокларда, барлык санитар нормаларны саклап, үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев