Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов вафат...

Бүген танылган татар журналисты, продюсер Илфак Шиһапов 49 яшендә арабыздан китеп барды.

Бүген Илфакның элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова "Мәйдан" каналының тапшыруында катнашырга тиеш булган. Әмма Илсөя килмәгән. Каналның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина әйтүенчә, Илсөягә Илфакның үлүе турында хәбәр иткәннәр. Ни өчен, ни сәбәпле икәнен Илсөя әлегә үзе дә белми. Илфакның үлүен аның белән бергә эшләгән җырчы Илназ Гарипов та раслады. Аңа бу хакта Илсөя Бәдретдинова хәбәр иткән, ул үзенең Илфакның өенә барачагын әйткән.

"Илфак абый белән бер ел эшләгән юк иде. Соңгы тапкыр 7 май тирәләрендә аралаштык, авылга кайтып барам, диде. Кичә генә "исән микән?" дип интернеттагы битенә кереп карадым, соңгы тапкыр 23 майда кергән булган. Аның сәер язмаларына ияләнгән идек инде, болай булыр дип күз алдына да китерә алмадым. Илфак абый бик яхшы кеше иде. Кызганыч, үзен кулга ала алмады..." - дип сөйләде безгә Илназ Гарипов.

Илфакның интернеттагы язмаларын карасаң, әйтерсең лә ул үләсен алдан тойган. "Китәм инде... Үкенечсез, үпкәсез... Күкләремә рәхмәт әйтеп... Мин яратам сезне, кешеләр..."

Илфак Шиһапов Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында дөньяга килә. Журналист буларак 90нчы елларда "Татарстан яшьләре" газетасы белән хезмәттәшлек иткәндә таныла. Соңрак Илфак Шиһапов шаян хикәяләр һәм социаль темаларга шигырьләр иҗат итә башлый. Продюсер буларак җырчы Илсөя Бәдретдинованы таныткан шәхес, җырлар авторы. Соңгы елларда җырчы Айсылу Габдинова белән эшли, "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырының татар версиясе ("Алабута") авторы.

Чыганак: m.intertat.ru

Укырга: Концерт Ильсии Бадретдиновой в Бавлах прошёл с аншлагом

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев