Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үземнән дә алда Баулыга минем “үлде” дигән хәбәрем кайтты

1924 нче елда Баулыда туган Вәли Садыков Бөек Ватан сугышы кырларында күп авырлыклар күргән ветеран. 1942-нче елдан алып 1945-нче елга кадәр ул гади солдат буларак, Белоруссия, Польша, Латвия тирәсендә сугышчан юл кичкән.

Ветеран сөйләгәннәрдән өзек:

- Сугыш вакытында өч тапкыр яраландым, алай да исән калдым. Бүгенге көндә дә иягемдәге ярама көзгедән карасам, мине дәвалаган санитарка кыз искә төшә. Ригадан ерак түгел госпитальдә ятканда минем битемә перевязка ясаган яшь шәфкать туташы белән танышып киттек. Таныша торгач, аның безне Ык елгасы гына бүлеп торган Уязытамак авылыннан икәнен белдем. Гомер буе аны күрәсем килеп яшәдем, исән-сау сугыштан кайтканмы, тормышы ничек булган... Тик нигәдер барып, эзләп табарга батырлыгым җитмәде. Ә икенче тапкыр яралангач, мине бөтенләй үлде диеп уйлаганнар. Өйгә дә, Баулы военкоматына да "үлде" дигән хәбәр җибәрелгән...

1947нче елның 27 апрелендә генә туган якларга әйләнеп кайткан Баулы егетенең сугышчан батырлыклары хакында "Хезмәткә дан" газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев