Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз эшенең остасы

23 ел элек, 1998 елның 1 ноябрендә, Баулыда шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе оеша. Чиста урамнар, матур чәчәкле клумбалар һәм кышын имин юллар – идарә хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсе.

Бүгенге көндә оешмада 63 кеше хезмәт куя: машина йөртүчеләр, юл-төзелеш участоклары эшчеләре, төзекләндерү һәм яшелләндерү бригадасы. Хәзерге вакытта оешманың автопаркы тупланган, ә эшли башлаган гына чорда эшчеләргә иске техникада эшләргә туры килгән. Шуңа да карамастан, ул вакытта да эшне сыйфатлы һәм намуслы башкарырга тырышканнар. Бүгенге көндә автопарк тулысынча яңартылган һәм эшләү күпкә җиңеләйгән. Техника ватыла, әмма төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе коллективында аны ничек төзәтергә икәнен беләләр һәм бөтен техниканы үз көчләре белән тәртипкә китерәләр.

Рәис Кәримов шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә 10 елдан артык машина йөртүче булып эшли. Машина йөртүче һөнәренә һәрвакыт ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, ул 1969 елда, мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә һөнәр училищесына укырга керә һәм анда киң профильле тракторчы һәм машина йөртүче һөнәрен үзләштерә.  Укуын тәмамлагач, Ютазы районында туган авылы Уралда эшли башлый. 1981 елда Баулыга күчеп килә һәм сельхозхимия оешмасына эшкә керә. Соңрак шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенә күчә.  Предприятиедә 16 махсус техника бар: трактор, автогрейдер, КамАЗ һәм башка техникалар. Рәис Мифтах улына аларның барысында да диярлек эшләргә туры килә, чөнки аның тәҗрибәсе зур, ә эшен ул намус белән башкара.

Оешмада эшнең очы-кырые юк: көн саен шәһәрне чистарту, юлларны, урамнарны, паркларны һәм тротуарларны тәртиптә һәм чисталыкта тоту, урамнарны яшелләндерү, иске агачларны кисү зарур. Көн саен 20 мең квадрат метр тротуар һәм мәйданнарны, шулай ук шәһәр эчендәге 120 чакрым юлны тәртиптә тотасылары бар. Кышын эшләре аеруча күп, чөнки һава торышы бик үзгәрүчән, көчле кар явулар да еш була.   Оешма хезмәткәрләре үзләренә йөкләнгән эшләрне яхшы башкаралар. Аларның тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә Баулы берничә тапкыр иң матур һәм төзек шәһәр исеменә лаек булган.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев