Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җырчы Эльмира Сөләймановага инфаркт булуы билгеле

Бүген иртән Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булды. «Эльмира йоклаганда үлгән. Аны яру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, җырчыга инфаркт булган», дип «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кайгылы хәбәрне җырчының «ВКонтакте»дагы рәсми сәхифәсендә администраторы Алсу Хәсәншина раслаган.

Хезмәттәшләре сүзләренчә, 40 яшьлек җырчы соңгы көннәрдә йөткергән, температурасы булмаган, ул табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Хәле авыр булу сәбәпле, концертларын да кичектереп торган.

Эльмира Сөләйманованың ире, 16 яшьлек кызы һәм 9 яшьлек улы бар.

Аны иртәгә, 17 декабрь көнне,  Чаллыда җирлиләр.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев