Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ык буе гөрләп торды: Кызылъяр Сабан туе

Бүген Баулы районы авылларында Сабан туйлары үтә, шул исәптән, Кызылъяр авылында да. Анда Мәскәү өлкәсе делегациясе дә катнашты.

Кызылъяр Сабан туе ямьле Ык елгасы буенда үтте. Иртән көн салкынрак булса да, тора-бара ул да бәйрәм төсмере алды: җылытты, кояш чыкты. Шуңа мәйданга килүчеләр дә шактый иде. Сабан туе Кызылъярның Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендәге "Асылташ" бию коллективы чыгышы белән башланып китте.

Аннары сүз авыл мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдиновка бирелде. Сабан туен ачу тантанасында җирлек башлыгы Эльвира Сафина, Баулы районы башлыгы урынбасары Ренат Хәмидуллин чыгыш ясады. Быелгы Кызылъяр Сабан туенда Мәскәү өлкәсе делегациясе дә катнашты. Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мохтасаров тумышы белән Кызылъярдан. Ул авылдашларын бәйрәм белән тәбрик итте. 

"Мин — шушы сукмакларда йөгереп йөргән, Ыкта балык тотып үскән кеше. Кызылъярда булган матур һәм кызык чаклар бөтенесе хәтердә. Туган яклар үзенә гел тартып тора. Бирегә кайтып, туганнар һәм дуслар белән очрашу рухны күтәрә. Бүген дә бик җылы тойгылар кичерәм, — дип сөйләде Фәрит Мохтасаров "Баулы-информ" хәбәрчесенә. — 23 июньдә Мәскәү өлкәсе Дубки шәһәрендә узачак Сабан туенда Баулы делегациясе дә катнашачак. Алар өчен экскурсия оештыру күздә тотыла. Туган якны берләштерү — минем өчен зур бәхет. Шундый уйлар да бар: баулылар белән матур гына бер килешү төзисе килә."

Сабан туенда" Кызылъяр" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Фәтхетдинов кыр батырларын, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләде. 

Сабан туен авыл мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин матур итеп алып барды. Бәйрәм җыр-биюләргә, төрле уеннарга бай булды. Җиңүчеләргә саллы бүләкләр әзерләнгән иде. 

"Бәйрәмне оештырырга матди ярдәм күрсәткән өчен, Илдар Фәтхетдиновка, Эльвира Сафинага, Илдар Минязевка, Айсылу Фәтхетдинов-Иксановага, Кызылъяр мәктәбе коллективына, балаларның көрәш тренеры Илдар Фатыховка зур рәхмәт", — дип сөйләде безгә Ленир Дәүләтшин.

Кызылъяр Сабан туе, һәр елдагыча, бик тә күңелле үтте. Кызылъярлар бик актив, уеннарда чыгуга да ялындырып тормыйлар. Бер генә уенны да калдырмаучы Гөлназ Вильданова белән Алина Идрисова иң күп бүләк белән кайтып киткәндер, мөгаен.

"Уеннарга чыкмыйча түзеп торып булмый. Сабан туеннан бүләкләр белән кайтып керүләре күңелле бит, — ди Алина Идрисова. — Быелгы Сабан туе да шәп булды, кәефләр яхшы, бәйрәмчә. Оештыручыларга зур рәхмәт".

Уеннарны мәдәният йорты, балалар бакчасы, мәктәп хезмәткәрләре үткәрде.

Иң мавыктыргыч мәйданчык көрәш уза торганы булды. Хөкемдарлар — Сабан туйларында күп тапкырлар батыр калган Илфир Нуретдинов белән Кызылъяр балаларын көрәш серләренә өйрәтүче Илдар Фатыхов иде. Иң элек кечкенәләр бил алышты. Аннары көрәш келәменә зуррак укучылар чыкты. Быел көрәшкә хәтта укучы кыз да чыкты. Балалар арасында һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр билгеләнеп, алар арасында, җирәбә салу юлы белән абсолют батыр билгеләнде. Аңа исә Кызылъяр мәктәбе коллективы әзерләгән саллы бүләк тапшырылды: Радмир Мөхәммәтгәрәев Сабан туеннан велосипед белән кайтып китте.

Өлкәннәр арасында барган кискен бил алышулар нәтиҗәсендә, абсолют батыр исеменә Альберт Җиһангәрәев лаек булды. Аңа тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Кызылъярлар көрәш тәмамлангач та кайтырга ашыкмады: сәхнә янында күңелле биюләр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев