Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ярдәм итик

Баулылар Эльвир һәм Эльмира Шахвәлиевлар гаиләсендә Эльмир исемле егет үсеп килә. Бүгенге көндә аңа дүрт яшь. Балада тумыштан килгән сирәк очрый торган йөрәк зәгыйфлеге- гетеротаксия синдромы. Гади тел белән әйткәндә аның йөрәге уң якта урнашкан. Эльмирга Америкада операция ясау өчен 6 миллион сум акча җитеп бетми. Бүгенге көндә гаилә төрле ысуллар белән акча җыя.

Һәркемгә үз баласы күз карасыдай кадерле. Аларның сәламәт булуы, бәхетле карашлары – ата-ана өчен зур байлык. Бүгенге көндә Эльмирның бераз гына уйнап, йөгергәләп килсә дә, тын алуы авырлаша. Үткәрелгән тикшерүләр нигезендә Казанның балалар клиникасының кардиохирургия бүлеге мөдире тәкъдиме буенча бердәнбер ысул – ул Эльмирның йөрәгенә Американың Бостон балалар клиникасында операция ясау. Клиника табибларының әлеге диагнозлы балаларга операция ясау буенча тәҗрибәсе зур. Тик бу катлаулы операцияне уздыру өчен 20 миллион сумга якын акча кирәк булачак. Гаилә инде берничә ай төрле ысуллар белән акча җыя. Халык кем ничек булдыра ала, кем күпме акча сала ала - барысын да эшли. Кемнәрдер 100-200 сум салса, кемнәрдер зур сумма да сала. Ярдәм кулын “Благодарение” фонды сузган, операция өчен барлыгы 5 миллион 800 мең сум акча күчергән. Шулай ук “Ак Барс созидание” хәйрия фонды да читтә калмый, үз өлешен кертә. Күпләп акча күчергән баулылылар да юк түгел. Ярдәмгә мохтаҗ гаиләгә бүгенге көндә 6 миллион сум акча җыясы калган. Ә вакыт дигәнең бер урында тормый, сәгатьләр һәм минутлар ашыга. Операция көненә дә өч атна гына калып килә. Кечкенә Эльмирга ярдәм итү өчен “Шанс” сүзен язып, шунда ук җибәрәчәк сумманы да кертеп, 7715 номерына смс җибәрергә була. Шулай ук акча күчерү өчен башка ысуллар да бар. Бала йөрәге тибәргә һәм яшәргә тиеш. Әйдәгез, якташыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итик.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев