Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгынга каршы махсус режим кертелде

Баулы районында чикләүләр 15 майга кадәр гамәлдә булачак.

Урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булуга бәйле рәвештә, Татарстан республикасы министрлар кабинетының “Татарстан республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында”гы 319 санлы карары дөнья күрде.

Карарны тормышка ашыру өчен, полиция һәм урман сагы хезмәткәрләрен җәлеп итеп, урманнарда патрульлек итү оештырылды. Баулы районында патрульлек көн саен, янгынга каршы дүрт маршрут буенча барачак.

“Баулы урманчылыгы” һәм “Баулы урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениеләре көче белән, урманнарда янгыннарны булдырмау буенча өстәмә чаралар күрелә. Безнең районда 82 чакрым минераль полоса төзү планлаштырыла.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булганда, Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.32нче маддәсе нигезендә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга – 5000 сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумга кадәр административ штраф салыначак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев