Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чүте авылына чәчәкләр ямь бирә

Шәһәр урамнарында гына түгел, авыл җирлекләрендә дә, күпләп чәчәкләр утыртып, урамнарны матурлыйлар. Шушы көннәрдә Яңа Чүте авылында да клуб, обелиск, авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы, мәчет янында чәчәкләр утыртылды.

“Без күбрәк петуния, астра, бәрхет чәчәкләре утыртырга тырышабыз, – ди Салих авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Чәчкә Бәдриева. – Чәчәкләрне, су сибеп, чүпләрен утап, карап торабыз. Алар җәй буе, хәтта көз көннәрендә дә ямь биреп утыралар. Чәчәкләр матур инде! Аларга карап, һәркем сокланып уза.”

Салих авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов сүзләренчә, укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән мәктәп янында да чәчәкләр утыртылган.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев