Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чүте авылы тарихи бәйрәмгә әзерләнә

Быел Яңа Чүте авылы 250 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыена. Авыл халкы һәм авылдан читтә яшәүчеләр дә шушы көннәрдә бәйрәм алдының күңелле мәшәкатьләре белән янып яши.

Бүгенге көндә нинди генә бәйрәм чарасы оештырылса да, ул зур чыгымнар һәм алдан әзерлек тәлап итә. Ә бергәләп әзерләнгәндә ул мәшәкатьләр артык сизелми.

– Безнең авыл халкы бердәм. Шушы көннәрдә генә узган гомум өмәләр дә шул хакта сөйли,– ди Яңа Чүте авылында туган Равил Мөхәммәтҗанов. – Уртак көчләр белән авылыбыз мәчетенең коймасын яңарттык, койманың нигезен таштан ясап куйдык. Авылдашыбыз Һади Вахит улы идеясе белән истәлек өчен таш һәйкәл ясалды. Ташта Яңа Чүте авылының беренчел исеме “Карамалы” икәне һәм 1772нче елда барлыкка килгәне турында мәгълүмат язылган. Икенче июль көнне ул һәйкәлне дә тантаналы рәвештә ачачакбыз.

Индира Сәйфуллина

Фото: Заһид Галләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев