Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, якташларым!
9 май – күз яшьләре аша билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бу көнне без безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән, фронтта һәм тылда хезмәт куйган кешеләргә олы хөрмәтебезне җиткерәбез.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү бу бәйрәмне аеруча үзенчәлекле итә.
Еллар уза, буыннар алмашына, әмма Бөек Җиңү турындагы истәлек, халкыбызның милли горурлыгы, хәрби даны һәм батырлыгы символы буларак, безнең йөрәкләрдә саклана.
Без ватаныбыз өчен гомерләрен биргән кешеләргә бик рәхмәтле, аларның каһарманлыгы мәңгелек. Совет халкының батырлыгы еллар узу белән онытылмый, киресенчә, аның бөеклеген без тагын да яхшырак аңлый барабыз. Үсеп килүче буын киләчәктә үзләренең бабайлары белән горурлансын өчен, аларга патриотик тәрбия бирергә һәм ватанга мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез.
Бүген, илебез өчен җиңел булмаган заманда, тынычлык бик тә кадерле. Махсус хәрби операция зонасында ил сагында торучы хәрбиләргә безнең ярдәмебез аеруча кирәк. Һичшиксез, Җиңү безнең якта булачак!
Бөек Җиңүне якынайткан хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Сезне ихлас күңелдән Җиңү бәйрәме белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхетле озын гомер, мул тормыш телим! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Ильяс ГОЗӘЕРОВ, Баулы районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев