Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хөрмәтле укучыларыбыз!

“Баулы-информ” редакциясе коллективы “Хезмәткә дан” газетасын укучыларны ихлас күңелдән Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итә!

Шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән истә калган 2024 ел ахырына якынлаша, берничә көннән без яңа елга аяк басабыз. 2025 ел барыбыз өчен дә уңышлы ел булыр, “Хезмәткә дан” газетасы үзенең язылучыларын киләсе елда да саклап калыр, дип өметләник. 
Кадерле укучыларыбыз! Редакция коллективына ышаныч күрсәтеп, газетабызга язылганыгыз, татар вакытлы матбугатын саклауга өлеш керткәнегез өчен, зур рәхмәт сезгә. Туган телебезне читләр сакламый, аны шул рәвешле үзебез сакларга тиешбез. Электрон массакүләм мәгълүмат чаралары үсеш алуга карамастан, “Хезмәткә дан” үз югарылыгын югалтмас, яратып укылучы район газетасы булып калыр, дип ышанабыз. 
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иртәгәсе көнгә ышаныч телибез. Барлык авырлыклар артта калсын, имин еллар килсен!
Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев