“Хезмәткә дан” хезмәтне данлый
Район газетасы 95 еллык тарихны язуы белән хаклы рәвештә горурлана ала. Ә олы юбилей – үткәннәрне барлау һәм нәтиҗә ясау. Район елъязмасы булган вакытлы матбугатның олуг бәйрәменә редакция хезмәткәрләре, ветераннар, район җитәкчелеге һәм газета укучылар җыелды.
Район яшьтәше
Редакция хезмәткәрләре кунакларны ишек төбендә үк ачык йөз белән каршы алдылар һәм дусларча фуршетка озаттылар. Бәйрәмгә килүчеләрне гаҗәеп күргәзмә дә җәлеп итте. Биредә чын мәгънәсендә тарихи экспонатлар урын алды – газетаның архив басмалары, фотосурәтләре, элек кулланылышта булган фотоаппарат, редакциягә бирелгән грамоталар, рәхмәт хатлары.
Тантаналы юбилей Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлеге җитәкчесе Йолдыз Шакирова башкаруындагы дәртле җыр белән башланып китте һәм, тамашачының кәефен тагын да күтәреп, күңелләренә бәйрәм рухы өстәде. Юбилей кичәсен алып баручы Ленир Дәүләтшин белән Индира Сәйфуллина (ул бәйрәмнең сценарий авторы да) беренче минутлардан ук район газетасының тарихы, элек эшләгән мөхәррирләре, хезмәткәрләре турныда бәян иттеләр.
“Хезмәткә дан” газетасы инде бер гасырга якын Баулы районының тугры елъязмачысы булып тора. Ул төбәк үсеше, иң мөһим вакыйгалар, якташларыбызның борчу-мәшәкатьләре хакында язып, хезмәтне данлый. 95 ел эчендә район газетасын булдыруда дистәләрчә кеше хезмәт куйган – мөхәррирләр, корреспондентлар, фотографлар, сәркатипләр, типографлар, хәреф җыючылар, штаттан тыш хәбәрчеләр. Еллар дәвамында газетаның тышкы кыяфәте, күләме, форматы, чыгу ешлыгы, тиражы, мәкаләләрнең тематикасы үзгәреп торса да, бер генә нәрсә үзгәрешсез кала: “Хезмәткә дан”ның язмышы Баулы районы язмышы белән тыгыз бәйләнештә. Бу хакта Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров та билгеләп үтте.
– Безнең район оешуга быел 95 ел тула һәм район газетасының беренче саны дөнья күрүгә дә 95 ел. Юридик зат формалашкач, халык белән эшләү һәм пропаганда өчен массакүләм мәгълүмат чарасы кирәк була, шулай итеп газета барлыкка килә, – дип сөйләде ул. – Бүгенге көндә халыкка мәгълүмат җиткерүче чаралар бик күп, кайчагында алар бик үк дөрес булмаган мәгълүмат та җиткерә һәм кешеләр дөрес булмаган нәтиҗә ясый. Бу яктан безнең район газетасы дөрес юнәлештә эшли һәм киләчәктә дә халыкка тикшерелгән, дөрес мәгълүмат кына җиткерер, дип өметләнәм. Сез һәрвакыт хакимият һәм халык арасында күпер булып торасыз: кешеләр сезгә ышана, мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә менә шул элемтәне югалтмагыз, халыкка төрле вакыйгалар, кешеләр, оешмалар турында дөрес һәм уңай мәгълүмат бирегез. Редакция хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, яхшы идеяләр һәм уңышлар телим. Без һәрвакыт янәшәдә, газетага киләчәктә дә район белән бергә юбилейларын билгеләп үтәргә язсын.
Лаеклы бүләкләр
Газетаның нәшер ителүендә, басылган язмалар, мәгълүмат дөреслеге, районда яшәгән халыкны борчыган мәсьәләләрне туплауда газета укучылар үзләре, партнёрларыбыз да ярдәм итәләр. Баш мөхәррир вазыйфаларын башкаручы Мария Кандаурова, нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм газеталарга язылу кампаниясен оештыруда ярдәм иткән өчен, Баулы районы башлыгына һәм аеруча актив оешмаларга “Татмедиа” АҖ исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.
95 ел дәверендә штаттан тыш хәбәрчеләр дә һәрвакыт булган. Бәйрәмдә Эльвира Әхмәтҗанова белән Нурулла Гайнетдинов та билгеләп үтелде. Эльвира Әхмәтҗанова “Хезмәткә дан” юбилее уңаеннан иҗат иткән шигырен дә укыды:
“Хезмәткә дан” газетасы – Баулы районы көзгесе,
“Хезмәткә дан” газетасы – хезмәткә хөрмәт билгесе.
Вакыйгалар, яңалыклар балкый һәрбер битендә,
Кирәкле киңәшләрне таба аласың син дә, мин дә.
95 еллык тарихы булган эчтәлекле матбугат,
Сакланган язмалар да торадыр бик кыйбат.
Сынмаган, сыгылмаган, бары алга барган,
Һәр санында җырлаган авыр хезмәткә дан.
Тугры укучылар, яратып яздыручылар
Җыелганнар бүген шушы бәйрәмгә.
Рәхмәт белән изге теләкләрне әйтик
Газетаны иҗат иткән һәрбер кешегә.
Мария Кандаурова, юбилейда чыгыш ясап, район газетасының гади кәгазь генә түгеллеген, буыннан-буынга күчеп килүче тарих булуын да билгеләп үтте.
– Район һәм газета тарихының аерылгысыз булуына мин редакциядә эшли башлагач тагын бер кат инандым, – дип сөйләде ул. – Архивка элекке материаллар эзләп кергәч, тиз генә чыгып китә алмый идем. Чөнки андагы газеталар – әби-бабайларыбыз тарихы ул. Газеталарны укып, мин аларның ничек яшәгәннәрен, эшләгәннәрен белдем. Киләчәктә минем кызым да газеталарны укыр һәм безнең ничек яшәвебезне аңлар: нефтьчеләр безнең төбәкне ничек үзгәртүләрен, районның ничек яшәвен – авырлыкларын һәм уңышларын. Ул үзенең талантлы якташлары, махсус хәрби операциядә ил мәнфәгатьләрен яклаучы баулылар турында укып горурланыр, дип ышанам.
Котлаулар
Редакцияне котларга күпсанлы кунаклар килде: район хакимияте һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, элекке хезмәттәшләр, күптәнге партнёрлар, матбугат ветераннары һәм тугры укучылар. Күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләре күп яңгырады, һәм, әлбәттә, кунаклар буш кул белән килмәделәр, район тормышында “Хезмәткә дан”ның әһәмиятен ассызыкладылар.
– Газета битләрендә матур чараларны чагылдырган өчен зур рәхмәт сезгә. Газетабыз озын гомерле булсын, ә аның озын гомерле булуы нәкъ менә бездән торыр, – дип билгеләп үтте “Колокольчик” балалар бакчасы мөдире Зилә Китапова, барлык мәктәпкәчә учреждениеләр вәкилләре исеменнән чыгыш ясап.
Район ветераннарыннан да котлау сүзләре яңгырады. Җирле ветераннар советы рәисе Альбина Хәлиуллина баш мөхәррир вазыйфаларын башкаручы Мария Кандауровага Рәхмәт хаты тапшырды. Сүз уңаеннан, бу кичтә предприятие һәм ведомстволардан мондый бүләкләр байтак булды. Матбугат ветераннары да тәэсирләре белән уртаклаштылар.
– Ветераннарны, газета хезмәткәрләрен якыннан белүемә бик шатмын. Мин аларның хезмәтенә зур хөрмәт белән карыйм. Аларга сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телим, – дип сөйләде матбугат ветераны Марат Гобәйдуллин һәм бүләк тапшырды.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлеге җитәкчесе Римма Яруллина редакциягә, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшчәнлеге өчен, оешма рәисе Кадрия Идрисова исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.
– Редакция хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмәне күреп, күңелем тулды. Анда мин туган елдагы, 1964 елгы подшивка бар. Үземне белә белгәннән бирле мин район газетасын укып үстем, – дип сөйләде Римма Яруллина. – Газетабыз озын гомерле булсын иде. Аны яшәтү редакиядән генә тормый, район халкыннан тора. Без күп итеп язылсак, газатаның тиражы артса, ул ябылмаячак. Безнең район газетасы “Татарстан яшләре” газетасы көненә калмасын иде.
Хатирәләр
Истәлекләр юбилей кичәсен тагын да җанландырып җибәрде.
– Еллар уза, газетаның дизайны, вёрсткасы да үзгәрә, заман белән бергә атлап бара, хезмәткәрләргә дә ел саен диярлек ниндидер яңалыкка өйрәнергә туры килә, – дип билгеләп үтте редакциядә 28 ел элек эшли башлаган Гөлшат Шәрипова. – Мин эшкә килгәндә мөхәррир Сәгыйть Мияссәрович иде. Эшемне башта газета басу цехында башладым. Редакциянең үз басмаханәсе дә бар иде. Бланклар, афишалар, хәтта талоннарга кадәр бастык. Тулы төс белән газета чыгардык. Бу вакытта газеталарны компьютерда вёрсткалый башлаган гына еллар иде. Аннары Сәгыйть Мияссәрович, миндә дизайнерлык сәләтен күреп, компьютерда эшләргә күчерде. Шул көннән бирле бер урында хезмәт куям. Газетаның һәр яңа санын кулга алганда, мин һәрвакыт дулкынланам. Бу – зур хезмәтнең, коллектив тырышлыгының нәтиҗәсе. Шул 95 еллык бай тарихның 28 елы минем күз алдымда үтте. 1998 елдан 2025 елның ахырына кадәр газетаның 3256 саны басылган, һәм бу зур эштә минем дә өлешем керде дип, чын күңелдән горурланып әйтә алам.
Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап озак еллар штаттан тыш хәбәрче булган Фикия Садыйкова да истәлекләре белән уртаклашты, үзенең иң беренче иҗат иткән “Нефть” шигырен һәм башка шигырләрен укыды, вафат булган хезмәткәрләрне искә алды.
“Хезмәткә дан”ның күптәнге дусты Рәзинә Шараева, сүз алып, “Хезмәткә дан” газетасының да төсле булып чыгуын теләде. Ә моның өчен аның тиражы артуы кирәк. Район тормышының көзгесе булган басманы киләчәктә яшәтү, кадерле укучыларыбыз, сездән тора. Без бергә булганда гына киләчәк буыннарга бәяләп бетергесез мирас калачак. Районыбызның елъязмасын бергәләп языйк, газетабызны бергәләп яшәтик. Чөнки “Хезмәткә дан” – гади кәгазь генә түгел, ә уртак тарихыбызның, районыбызның бер өлеше, анда басылган мәкаләләр – чын мәгънәсендә тарихи хәзинә.
Юбилей кичәсен оештыруда, уздыруда ярдәм иткәннәре өчен, Баулы районы администрациясенә, “Яшьләр дөньясы” күп профильле яшьләр үзәгенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев