Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәтерне яхшырту өчен күнегүләр

Хәтерне яхшырту өчен берничә күнегү тәкъдим итәбез

– һәр хәрефкә сүз әйтеп, алфавитның бар хәрефләрен тиз генә кабатлап чыгыгыз (а-алма, б-балта…);

 

– бер хәрефкә башланган 20 сүз әйтегез һәм аларны номерлап барыгыз (1 – күлмәк, 2 – китап, 3 – кунак…);

 

– бер минут элек, бер сәгать яки кичә нәрсә эшләгәнегезне, соңгы өч көндә иртән нәрсә ашаганыгызны искә төшерегез;

 

– әгәр уң кулыгыз белән язсагыз, сул кул белән язып карагыз, ә сулагайлар, киресенчә, уң кул белән языгыз;

 

– караңгы бүлмәдә йөреп карагыз, ул хәтерне, игътибарны арттырыр;

 

– укуга, эшкә барганда моңа хәтле таныш булмаган юлдан йөрсәгез, баш мие эшчәнлеге  яхшырыр;

 

— кибеткә кергәч, калькулятор кулланмагыз. Хәтердән генә кушу, алу баш мие эшчәнлеген яхшыртыр.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев