Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәрбиләргә җибәрү өчен Исергәптә бавырсак һәм ипи пешерделәр

Бүген Исергәп авылы кафесында махсус хәрби операциядә катнашучыларга күчтәнәч итеп, бавырсак пешерергә уңган хуҗабикәләр җыелды. Алар авылның иң оста бавырсак пешерүчесе Люция Шәрифуллина җитәкчелегендә эшләделәр.

- Күптән шулай бавырсак һәм ипи пешереп хәрбиләргә җибәрү теләге бар иде. Бүген шул хыялым тормышка ашты, - ди шәхси эшмәкәр Айгөл Латыпова. - Изге Рамазан аенда пешерелгән ризыклар шифа булып барсын, исән - сау килеш кайтырга өндәсен. Өйдә пешкән ризык гаилә һәм туган җир җылысы булып барып ирешсен. Бүген килгән кызларга рәхмәт, бер әйтү белән килделәр барысы да. Авылдашлар һәм битараф булмаганнар йомырка, он һәм шикәр комы белән дә ярдәм иттеләр. 

- Бүген бик күңелле. Күптән шундый эштә катнашу теләгем бар иде, ди Кадрия Гыймазова. - Шундый зур мөмкинлек бу - ярдәм дә була, бавырсак пешерү серләрен дә үзләштерәсең.

- Мин Башкортстан якларыннан. Һәр өлкәдә төрлечә пешерәләр. Бездә бавырсакны төш дип атыйлар, ваграк итеп кисеп пешерәләр, - ди Айгөл Хөсәенова. - Бүген шундый күңелле итеп эшләдек, чын күңелне биреп, вакыт үткәне дә сизелмәде. Хәрбиләргә ярдәмдә аз булса да үземнең өлешемне кертә алуым белән бәхетлемен, шатмын.

Бавырсак пешерү серләре, алган хуҗабикәләрнең фикерләре хакында тулырак "Хезмәткә дан" газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин. 

 

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев