Хәрби-патриотик эшләр айлыгына багышланган тантаналы линейка
Баулы шәһәренең 5нче санлы мәктәбендә оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик эшләр айлыгын ачуга багышланган тантаналы линейка үткән.
Мәктәп укучыларына бабайлар һәм әтиләрнең, Әфган сугышчыларының, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хәрби батырлыгы һәм каһарманлыгы турындагы истәлекне саклау, һәм аларның батырлыклары үрнәгендә Ватанпәрвәрлек, намуслылык, кыюлык, батырлык тәрбияләү турында аңлатылды. Нәкъ менә шушы максаттан оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик эшләр айлыгы үткәрелә. Линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт байракларын күтәрү белән башланган.

Айлыкның нәкъ менә хәзер узуы юкка түгел. Бу көннәрдә хәрби дан даталары билгеләп үтелә: Ленинградны камалыштан азат итү көне, Әфганистаннан гаскәрләр чыгару көне, Ватанны саклаучылар көне һәм башка бик күп истәлекле даталар. Аларның барысы да дәүләтебезнең, халкыбызның хәрби тарихы белән бәйле.
Фото: 5нче мәктәп архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев