Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәнсевәр авылында халык җыены барышында узган елга йомгак ясалды

Баулының авыл җирлекләрендә, оешма һәм предприятиеләрендә узган елга йомгак ясау, алдагы елга бурыч, планнар билгеләү өчен җыелыш, халык җыеннары уза. Бүген шундый халык җыелышы Салих авыл җирлегенә караган Хәнсевәр авылында булды.

Авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов башкарылган эшләргә йомгак, агымдагы елга планнар һәм бурычлар хакында доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук җыен барышында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов мәгълүмат җиткерде, дәүләт программалары хакында сөйләде.
Җыен барышында район үзәк хастаханәсе баш табибы Азат Гайсин, дәүләт ветеринария берләшмәсе һәм халыкка хезмәт күрсәтүче башка оешма  вәкилләре  халыкка файдалы мәгълүмат бирделәр.
Җыенда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров авыл эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде.
Бу хакта тулырак Баулы телевидениесендә  карарга һәм "Хезмәткә дан" газетасы битләрендә укырга мөмкин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев