Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Халыкара тынычлык көне

Бүген Халыкара тынычлык көне билгеләп үтелә. Әлеге көн утыз ел элек барлыкка килгән. Шул уңайдан без дә укучыларыбызга Баулы районы имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовның теләкләрен җиткерәбез.

– Ислам – иминлек дине. Ислам сүзе дә тынычлыкта, иминлектә булу дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә җир йөзендә кешеләргә иминлектә яшәр өчен бөтен нигъмәтләрне һәм бөтен мөмкинчелекләрне дә мулдан биргән. Ләкин адәм баласы үзенең нәфесенә ияреп, башкаларның хокукына һөҗүм ясый, ягъни кеше үзенә тиешле, бирелгән нигъмәтләргә шөкер итеп яши торган булса, дөньяда да иминлек, тынычлык кына булыр иде. Ләкин менә шул нәфесне тыя алмау сәбәпле, кешеләр, илләр арасында низаг чыга, тынычлык бетә. Бүгенге көндә дә без күреп торабыз, дөньяда тынычлык юк. Төрле халыклар, хәтта бер дин әһелләре дә җирнең төрле почмакларында сугышлар алып баралар. Ислам күзлегеннән караганда, әгәр дә берәр җирдә бозыклык таралуга күзаллау бар икән, аны туктату өчен аңа каршы тору рөхсәт ителгән. Әлбәттә, мөселман кешесеме, христиан дине кешесеме, барлык кешеләр дә иминлектә яшәүне телиләр. Шул исәптән, без дә иминлеккә омтылып, иминлек-тынычлык булуын теләп, кулларны догага күтәрәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев