Владимир Жириновский үлгән
ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский вафат булган.
Бу хакта Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин хәбәр иткән.
"Әле генә хәбәр иттеләр, авыр һәм озак вакытлы авырудан соң Владимир Вольфович Жириновский вафат булды. Әйдәгез аны искә алыйк ", – диде ул Дәүләт Думасы утырышында.
Жириновскийны 2 февральдә Мәскәүдә коронавирус диагнозы белән Үзәк клиник хастаханәгә озатканнар иде. Ул вакытта үпкәләренең 75 процентына зарар килүе ачыкланды. Сәясәтче ИВЛга тоташтырылган, табиблар вакыт-вакыт аны медикаментоз йокыга керткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев