Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Владимир Путин Татарстанның җиде кешесен бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре бирү турындагы карарны имзалады, бүләкләнүчеләр арасында Татарстаннан җиде кеше бар. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Югары профессиональлек, Covid-19 эпидемиясе чорында медицина ярдәмен күрсәтүдә һәм оештыруда казанышлары өчен «РЖД-Медицина» клиник хастаханәсенең ике табибы Роман Егоров һәм Маариф Рөстәмов, шулай ук санитарка Алена Пирогова Лука Крымский медале белән билгеләп үтелде.

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев һәм Тәтеш районы кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Илдар Сөләйманов бүләкләнде. Аларга дәүләт бүләге хезмәт казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен бирелде.

Моннан тыш, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медален Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе Гүзәлия Фомичева ала. Дәрәҗәле бүләк аңа сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәте һәм күпьеллык намуслы эше өчен тапшырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев