Вил Усманов: “Җыр сәнгате аша яшьләргә тәрбия бирәбез”
Иҗат бер урында гына таптанып торуны кичерми, бигрәк тә җырчылар һәрвакыт хәрәкәттә. Бу уңайдан якташыбыз, җырчы, композитор Вил Нургали улы Усманов белән әңгәмә кордык. – Вил абый, бүгенге көндә иҗат казанында нинди эшләр белән мәшгульсез?
– Вил абый, бүгенге көндә иҗат казанында нинди эшләр белән мәшгульсез?
– Иҗатка килгәндә, 2025 ел икенче гыйнвардан концертлар белән башланып китте. Мин бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә эшлим. Анда әдәби-музыкаль лектория бүлеге бар, мин шуның җитәкчесе булып эшлим. Без филармониядә концертлар оештырабыз. Шул концертларның берсе икенче гыйнварда узган “Кыш бабайда кунакта” дигән бик матур проект булды. Озакламый телевидение аша да күрсәтеләчәк. Аннары “Илһамга” дигән зур тамаша булды. Ул – безнең филармониядә озак еллар эшләп чыккан, инде лаеклы ялда булган халык артистлары катнашында бик зур концерт. Бу чара, Илһам абый Шакировның 90 яше уңаеннан, аңа багышланган зур чара буларак үтте. Тагын бер зур концертка әзерлек бара. Анда татар эстрадасының бик танылган җырчылары катнашачак, Илһам абый репертуарыннан җырлар күп булачак. Концерт өч өлештән тора: халык җырлары бүлеге, классик музыка өлеше һәм өченче бүлек – бүгенге көн эстрадасы. Менә шундый зур проект эшлибез бүгенге көндә. Концерт яхшы булачак, инде билетлары да сатылып бетеп бара.
– 2024 елда Баулы талантлары белән “Якташлар” дип исемләнгән бик матур концерт программасы эшләдегез. Ул концертка якташларыбызны ничек сайладыгыз? “Якташлар” концерты кайларда булды?
– Шундый концерт оештыру күптәнге хыялым иде. Мин аңа бик күп еллар әзерләндем дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Артистларны ничек сайладыгыз дигән сорауга, интуиция буенча, дип җавап бирәм. Иҗаты белән күңелемә ошаган кешеләрне сайладым. Концертта классик җырларны җырлый торган кызларыбыз бар, эстрада һәм халыкчан җырларны җырлаучылар бар. Шулай итеп, мин төрле юнәлештә эшли торган җырчыларны җыйдым. Без иҗат төркеме белән республиканың бөтен зур шәһәрләрендә эшләдек. Тамашачылардан бик җылы сүзләр ишеттек. Якташларны сәхнәгә алып чыга алган өчен, рәхмәт һәм соклануларын әйттеләр. Баулыда шундый матур тавышлы егетләр һәм кызлар барлыгын белмәгән идек, дип әйтүчеләр шактый булды. Бу концертлар үзем өчен дә бик рәхәт үтте. Чөнки концерт җырлардан гына тормады. Без Баулы турында сөйләдек, күренекле шәхесләребезне күрсәттек, экран аша Баулыны күрсәттек. Тамашачылар безнең Баулының матурлыгына сокландылар. Менә шулай рәхәтләнеп җырладык, районыбыз һәм аннан үсеп чыккан шәхесләребез белән горурландык. “Баулы” җырын мин һәрбер концертымда җырлыйм. Гомумән, Баулы районында туган булуым белән горурланып яшим.
– Тамашачыларның уңай фикерләрен әйттегез. Ә концертта катнашкан Баулы артистларының фикерләре нинди булды?
– Аларның барысы да илһам алды. Казанда узган концертның видеосын “Туган тел”, “Татарстан – Яңа гасыр-планета” каналында күрсәттек, шулай ук “Татарстан – Яңа гасыр” каналында күрсәтеләчәк. Бу бер зур истәлек, чөнки концертта чыгыш ясаучыларның күбесе – гомере буе районда эшләүчеләр. Алар бик рәхмәтле булды, шөкер диеп кенә әйтәсем килә.
– Мондый эчтәлектәге концертның киләчәге бармы? Кабатлау булачакмы?
– Кабатларга була. Безнең Баулыда әле бу концертка кермәгән җырчылар да бар. Мин күңелем белән тоям, туй үпкәсез булмый дигәндәй, миңа хәтта бераз үпкә белдерүчеләр дә бар. Мин аларның барысын да исемдә тотам. Шуңа күрә, мондый эчтәлектәге концертларны әле эшләрбез, дип уйлыйм.
– Сез соңгы берничә елда Пушкин картасы буенча да мәдәниятебездә бәяләп бетергесез эшләр башкарасыз. Узган елларда “Биш легенда”, “Кино һәм музыка” дип аталган концертлар яшьләр өчен чын хәзинәгә тиң булды. Анда эстарадабызның биш легендар җырчысы турында да, башка файдалы мәгълүмат та җиткердегез. Быел нинди теманы колачладыгыз?
– Берничә ел элек “Татар музыка сәнгатенең биш легендасы” дигән проект бар иде, аннары “Җиңү хитлары – Хиты Победы”, “ Кино һәм музыка” дигән проектлар белән эшләдем. Сугыш турындагы кинофильмнардагы иң популяр җырларны сайлап алынды, шулай ук бүгенге заманча кинолардан алынган җырлар керде. Быелгы проект “За Победу – Җиңү өчен” дип атала. Ул Ватанны саклаучылар елы белән бәйле. Җырларның язылу тарихын, кем язганлыгын сөйләячәкбез һәм, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган өлеш бар, без аларга рәхмәт җиткерәбез. Татарстанда да Россия герое исеме алганнарны без экранда күрсәтәбез, таныштырабыз. Балалар өчен куелган концертлар белән йөри башлагач, бүгенге көн укучыларына патриотлык җитеп бетми, дигән фикер туды, ул сизелә, тоемлана. Сугыш турындагы җырларны укучылар бик белеп бетермиләр. Аны мәктәп программасында да бераз үзләштерүне кертәсе иде. Алар “Катюша”, “Десятый наш десантный батальон”, “День Победы” кебек санаулы җырларны гына беләләр. Совет композиторлары тарафыннан язылган, безнең әби-бабайларыбыз яратып җырлаган бик күп җырлар бар бит. “Катюша”ны гына алыйк, ул 1938 елда язылган. Ә ул җыр һаман да популяр. Һәр җырның үзенең матур тарихы бар. Тагын шуны әйтәсе килә: бу проектлар аша укучыларга бирелгән мәгълүмат мәктәп программасында юк.
– Кушылып җырлаучы укучылар бармы?
– Әйе. Укучылар еш кына кушылып җырлап утыралар. Кайбер җырларның сүзләрен, махсус рәвештә, экранга чыгарабыз. Алар хәтта бииләр дә. Әлбәттә, төрле җирдә төрлечә үтә. Телефоннарыннан арына алмаганнары да бар. Андыйлар өчен педагогик осталыгым эшкә җигелә, кайвакыт бераз ачуланып алу да файдага була бит. Гомумән алганда, укучылар белән уртак тел тиз табыла.
– Яшьләр, мәктәп укучылары белән оештырылган концертлар гадәти концертлардан нәрсә белән аерыла? Яшьләр татар телендә генә сөйләгән чыгышларны аңлыймы?
– Балалар өчен әзерләнгән концертлар башка төрле инде. Беренчедән, анда тәрбияви максат куела. Мәсәлән, күбесе тамашачы залында утыра белү, алкышлау, сәхнәдә сөйләүне, чыгышларны кабул итә белмиләр. Мәсәлән, чыгыш ошаса, кайберсе сызгырып җибәрергә, тыпырдап биеп куярга мөмкин, әмма кул чабарга кирәк икәнен аңламый. Балаларда эмоцияләр дә башка төрле. Телгә килгәндә, проектларны татар телендә башлаган идем, әмма йөри башлагач, ике телдә дә алып барырга кирәклеген аңладым. Шулай итеп, татар һәм рус телләрендә җырлыйбыз, аңлатып сөйлибез. Ә кичке концертларның тамашачысы зәвыкълы, җырларны беләләр, алардан көч һәм дәрт алып кайтам, ә балалар өчен булган проектларда, киресенчә, үзебезнең җылылыкны биреп, тәрбияви эш алып барабыз. Шулай ук безнең филармония аша саф татар телендә булган “Илһамлы яшьлек”, “Һаман истә” дигән проектлар эшли. Без Пушкин картасы нигезендә артистлар белән мәктәпләргә чыгабыз.
– Бер әңгәмә вакытында сез: “Баулыда концерт кую икеләтә җаваплы һәм авыррак”, – дигән идегез, хәлләр үзгәрдеме? Баулы тамашачысы ничек кабул итә?
– Фикерем шулай ук калды. Баулы халкы мине, 18-20 яшемдә баян күтәреп, мәдәният йортында ниндидер җырлар язып җырлап йөргән чагымнан ук хәтерли. Шөкер, мактанып әйтүем түгел, җырларым бар, халык белә торган җырларым бар. Ә халык истә калдыра һәм җырлый икән, димәк минем хезмәтем юкка булмаган. Әгәр дә үзем генә җырласам, алар яшәми дигән сүз. Халык җырлардай җырлар булса гына халык күңелендә калачаксың.
– Күп концертларыгыздан соң ишеткән бар: ник, Вил баянда үзе уйнап, берничә җыр башкармый икән диләр? Сәбәбе нәрсәдә? Халык сезне баянчы буларак та таный, ярата.
– Әйе, күп әйтәләр. Быел баян күтәреп чыгачакмын. Филармониядә дә “Эх, гармуннар уйный белсәм” дип исемләнгән проект булды. Аны халык яратып кабул итте. Тамашачы җырчыларның баянда уйнап җырлаганын чынлап та ярата. Быел ышандырып әйтәм: баян белән чыгачакмын.
– 2025 елга планлаштырган концертларыгызда тамашачы нинди яңалык күрәчәк, нинди яңа җырлар ишетәчәкбез? Алар башландымы инде?
– Быелгы концерт программам “Үтте дә китте...” дип аталачак. Гомер узган саен, шундый фәлсәфирәк фикер йөртә башлыйсың икән ул. Тормышыбызны чагылдырган җырлар шактый репертуарда. Ул концерт гыйнвар, февраль айларында булачак. Ә зур концертларның берсе март аенда минем туган көнем көнне Казанда филармониядә узачак, туган ягым Баулыга икенче көнне үк кайтып төшәчәкмен. Бу концертымда танылган эстрада җырчылары да шактый гына катнашачак. Үзем генә түгел. Әлбәттә, үзем иҗат иткән яңа җырлар булачак, популяр җырларымны алар да башкарачак. 30 гыйнварда – Исергәп авылында, ә 19 мартта Баулыда көтеп калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев