Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннар белемнәрен арттыра

Баулы районы ветераннар Советы бинасында, өлкән буын вәкилләре катнашында, коррупциягә каршы тору буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Очрашуга Баулы районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева да килде.

Альбина Нәҗмиева ветераннарга коррупция, республикабызда коррупциягә каршы тормышка ашырыла торган сәясәт, “Ачык Татарстан” электрон проекты турында сөйләде. Өлкән буын вәкилләре бу проект кысаларында эшләүче “Халык контроле”, “Халык экспертизасы”, табибка язылу, штрафлар түләү һәм башка мәгълүмат системалары барлыгы хакында белделәр.
2023 елның тугыз аенда Баулы районы җирле үзидарә органнарына гражданнардан 438 мөрәҗәгать кергән, 287се – “Халык контроле” системасы аша. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак-коммуналь өлкәсе белән бәйле – хезмәтләргә түләү, электр һәм су белән тәэмин итү, торак шартларын яхшырту мәсьәләләренә кагылышлы.
Ветераннарга безнең районда коррупциягә каршы башкарыла торган чаралар хакында да мәгълүмат бирелде. 
Бу уңайдан районда ике комиссия эшли: берсе – коррупциягә каршы тору комиссиясе, икенчесе – хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше  һәм мәнфәгатьләр низагын җайга салу комиссиясе.
Муниципаль программаны гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук укучыларда һәм студентларда коррупциягә каршы караш формалаштыру максатыннан, 140тан артык чара үткәрелгән. 
 Альбина Нәҗмиева коррупция күренеше турында сөйләгәндә, баулыларның көндәлек тормышларыннан мисаллар китерде.
Чара беркемне дә битараф калдырмады. Барлык ветераннар да фикер алышуда актив катнаштылар, коррупциягә крашы көрәшү буенча үзләренең тәкъдимнәрен әйттеләр, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесенә сораулар бирделәр. 
Очрашу ахырында Альбина Нәҗмиева ветераннарга ашыгыч һәм махсус хезмәтләр телефоннары язылган блокнотлар бүләк итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев