Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Васыять өстенме әллә дини йоламы?

Ислам дине торган саен тормышыбызга ныграк үтеп керә. Шушы вәзгыятьтә адәм балалары теге яки бу йоланы ничек үтәргә икән, дигән мең дә бер төрле сорау белән очраша.

Яшерен батырын-түгел күпләребезнең дин кануннарыннан да хәбәрдарлыгы чамалы. Чөнки ата-анадан килгән эзлеклелек юк. Совет дәүләте чорында без аннан мәхрүм идек. Моңа өстәп Европа һәм рус йолаларының йогынтысы көчле. Мондый катлаулы мизгелләрдә таяну ноктасын кайдан табарга соң? Соңгы вакытта булып узган вакыйгаларны мисалга куеп, intertat.ru электрон газетасы сораштыру үткәрде.

Ркаил Зәйдулла, "Гаилә һәм мәктәп" журналы мөхәррире:

- Дини кеше, әлбәттә, шәригать канунына хилафлык китерә торган васыять әйтеп калдырмый. Дәһри булса, инде нәселен дәвам итүчеләр дә динсез икән, мәрхүмнең васыяте өстенлек ала. Диас Вәлиев әнә үзе үлгәч, җәсәден яндырып, көлен Казансуга сибәргә кушкан, аның соңгы теләген үтәделәр. Мәдәният министрлыгы иганәсендә Мәскәүгә үк барып, крематорийда яндырып, көлен алып кайттылар. Беркем дә ризасызлык белдермәде, чөнки Диас "яңа дин" уйлап табучы мөтәнәби иде. Җаны теләгән - җылан ите ашаган. Динсез кеше денсез күмелергә тели икән, бу табигый, бу аның ихтыярында. Бакыйлыкта үзе җавап бирәсе.

Нәҗибә Сафина, шагыйрә: - Васыять үзе үк дини йола дигәнне аңлата инде ул. Дини йола - табигатькә иң якын йола дигән сүз. Бу очракта әлбәттә васыять, чөнки адәм баласының җаны мәңгелек дибез.Салават күперендәге барлык төсләр дә безгә якын. Васыятьне үтәргә кирәк.

Татар язучылары арасында үз авылларына җирләүне васыять итеп калдырганнар бар иде. Алар Казан зиратларына күмелде, ә хәзер ул каберлекләрне нишләтергә белмиләр. Адәм баласы бер гына тапкыр яши, җаны формлаша һәм ул ул җаны кушканча бакыйлыкка күчә.

Тимергали хәзрәт Юлдашев, Казанның Галиев мәчете имам хатыйбы:

- Бисмиллаһи-рахманни-рахим. Васыять шәригать кыссаларында үзе бер дини йолага керә. Әмма кешенең шәригать кысаларына сыймаган, Аллаһы Тәгалә тыйган, Аллаһыга каршы барган васыяте булса, бу васыять кабул ителми.

Ә васыятьне ничек итеп әйтеп калдыру үзенә күрә бик зур дәрес үткәрүне таләп итә. Коръәндә васыять турында бик күп аятьләр килә, шулай ук хәдисләрдә дә. Шаригать гыйлемендә васыять турында киң аңлатыла. Аны бер вәгазьдә генә аңлатып бетереп булмый. Васыятьне үтәмәгән кеше дә гөнаһлы була, әмма ул васыять шәригать һәм дини йолалар кыссаларында булырга тиеш.

Казанның Тихвин чиркәве иериесе Павел атакай Павлов:

- Без чиркәү җоларыннан узып кыланмыйбыз, әлбәттә, мәет күмгәндә чиркәү әһеле чакырылган булса инде. Кем ничек хәл итә, бездә чиркәү катнашыннан башка да күмәләр, андый чараларда бик сирәк катнашабыз. Кешеләр еш кына чиркәүгә килеп гур туфрагы гына алып китә. Үзләре ничек хәл итә, шулай җирли. Ул барыбер чиркәүчә килеп чыга. Ә кем чиркәүгә мөрәҗәгать итми, без анда катнаша алмыйбыз. Без күбрәк дингә кертү, чукындыру кебек зур эшләрдә генә катнашабыз.
Мәетләрене төрле авыл, төрле йолалар буенча җирли, без аларга бу юнәлештә киңәш биреп йөрмибез.

Алена Низамова журналист:

- Керәшеннәрдә поплар бик аз. Бездә аларны зур бәйрәмнәргә генә чакыралар. Ә мондый гадәти тормышта муллалар кебек йөри торган дин әһелләре юк бездә. Мәет янында, гадәттә, бер әби укый. Мәетне, шәм яндырып, төне буе саклап чыгалар, бөтен авыл халкы җыела. Ә менә үзенә кул салганнарга догалар укырга ярамый. Үлемтек алдан әзерләнә, керәшеннәрдә мәетне киендереп озату гадәте бар. Теге дөньяга яраткан киемнәрен, яки яңасын сатып алып, матур "китеп бара". Хәтта аяк киеме дә яхшы булырга тиеш. Ә менә мәрхүм тәмәке тарткан адәм булган булса, баш астына тәмәке дә салалар. Югыйсә, һичшиксез, кырыгына кадәр тәмәкесен сорап төшкә керәчәк.

Хәлим Җәләй, Г. Камал театры артисты:

- Бу мәсьәләдә анык кына, өздереп фикер әйтә алмыйм. Дини кануннарны үтәү мөселман кешесенә мөһим, ә инде кешенең соңгы васыяте дә, шулай ук җитди нәрсә. Шунысы бар, дәвамчыларына соңгы сүзен әйтеп калдырганда, авызыннан нинди сүз чыкканын белергә тиеш инде ул. Теләсә нинди, йолаларыбызга каршы килә торганын әйтмәскә кирәк, чөнки васыять безнең халыкта зур нәрсә, аны үтәргә бурычлы булабыз.

Васыять шәригать кануннарына туры килергә тиеш. Бу хакта Саба Җәмигъ мәчетендә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев билгеләп үтте. Ул биредә васыять, мирас калдыру мәсьәләләренең нечкәлекләре турында вәгазь сөйләде, дип яза Татар-информ.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, васыять темасына тукталып, васыятьнең шәригать кануннарына туры килергә тиешлеген, шәригатькә каршы килгән васыятьнең үтәлергә тиеш түгеллеген ассызыклады.

- Мәсәлән, ерак сәфәргә чыгасың, я авыруың көчәеп китүдә шикләнәсең, ди, кемнедер рәнҗеткәнең булса, гафу үтенәсең бар, кемнәндер әйбер алып торгансың, аны кайтарып бирергә кирәк. Моның өчен "шул кешегә шулкадәр бурычым бар, ул бурычымны калган малымнан түләгез", дип язып калдырырга, рәнҗеткән кешеңнең бәхиллеген алырга кирәк, - дип белдерде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Мирас калдыруга килгәндә, баш казый әйтүенчә, кеше үзенең малының өчтән беренә генә васыять язып калдыра ала, калганы 25 кеше арасында бүленеп бетәргә тиеш.

- Кеше үлгәннән соң, ир туганнары ягыннан - 15 төрле, хатын-кыз ягыннан 10 төрле варис кала. Аллаһы Тәгалә аларның өлешләрен билгеләгән. Мәсәлән, балалары булса, хатын-кызга малның - сигездән бере, балалары булмаса, дүрттән бере каралган. Балалары булмаса, иргә малның яртысы тиеш. Мисал өчен, ике кызы бар икән, ике кызга өчтән ике өлеше, бер генә кызы кала икән, аңа яртысы, шуннан артыгын бирергә ярамый. Калган мал 25 варис арасында бүленә. Малны тулысынча бүлү турында васыять язылган булса да, ул шәригать, Аллаһы Тәгалә билгеләгән нормаларга туры килергә тиеш. Бүген мирас теләсә нинди кешегә әйтеп калдырылырга мөмкин. Нотариуста расланган васыять булса, "мал ир балага кала" диелсә, Хөкүмәт бөтенесен бирдертә, теге малай өлешеннән күбрәк алгач, хәрам ризык ашый булып чыга, Шәригатьтә ул әйбер кысадан чыгып китәргә тиеш түгел, - дип аңлатты Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Баш казый әйтүенчә, васыятьтә хатынга сигездән бер өлеше бирү турында язып калдырылган булса да , башка варислар каршы булса, үзгәртелергә тиеш. Ул "киендереп күмегез" кебек васыятьләрнең дә шәригатькә каршы килүен һәм аны үтәмәү хокукы булуын билгеләп узды.

Җәлил хәзрәт якыннарының вафатыннан соң туганнар арасында мал бүлешүдә талаш-ызгыл чыкмасын өчен, васыять калдыруның әһәмиятен әйтеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев