Вакытыгызны ничек үткәрәсез?
Кешенең иң кыйммәтле әйбере – аның вакыты. Шуңа да карамастан, күбебез вакытыбызга тиешле игътибар бирми.
“Миллионнарча кешеләр бүген асылда бердәнбер әйбер – вакытны «үтерү» өчен чаралар күрү һәм булдыру белән мәшгуль. Кино, телевидение, төрле комарлы уеннар, компьютер уеннары – болар барысы да безнең иң кыйммәтле ресурсыбыз – вакытыбызны юк итү кораллары.
Иблиснең безгә каршы куллана торган иң тәэсирле чарасы – алда әле яхшы гамәлләр кылу өчен күп вакыт булуына ышандыру һәм бездә, кулдан килгәнне теләсә кайсы вакытта кабат кайтара алуыбыз хакында фикер уяту. Ләкин без шуны онытабыз: һәр яңа көн безгә бик тирән мәгънәле сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Әй, Адәм баласы, менә мин – яңа көн, мин синең гамәлләреңә шаһит. Син мине яхшылык өчен файдалан, югыйсә, әгәр мин китсәм, Кыямәт көненә кадәр беркайчан да кайтмаячакмын».
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Дүрт нәрсә турында соралмыйча, Кыямәт көнендә кешенең аягы кымшанмаячак: аның гомере һәм аны ничек уздырганы турында; аның яшьлеге һәм аны ничек кулланганы турында; аның мал-мөлкәте һәм аны нәрсәгә сарыф иткәне, аның гыйлеме һәм аның белән нәрсә эшләгәне турында».
Яхшы гамәлләрне соңга кичектерү турында фикер килгәндә, бу уйның кемнән килүен белеп торыгыз һәм үзегезне югалтмагыз. Ә бүгенге көнегезне артык нәрсәләрдән азат хәлдә уздырып карагыз әле: 1 көн булса да кино карамыйча, Интернетта кирәкмәгән блогерларны күзәтмичә уздырыгыз, яме?” – дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев