Уңышка юл
“Алойл” ябык акционерлык җәмгыяте Баулы районының уңышлы һәм динамик үсештәге кече компаниясе булып тора. 2022 елда республикабызның кече нефть компанияләрен булдыру һәм үстерү эшендә юл яручыларның берсенә 25 ел тула. Бүген без компания тарихына күз салырбыз.
“Алойл” компаниясендә 170 кеше хезмәт куя, коллектив югары квалификацияле, үз эшен белүче белгечләрдән тора. Биредә гыйльми совет та бар. Коллективның дус булып, бер юнәлештә эшләве нәтиҗәсендә компания зур уңышларга ирешә.
Компаниянең тарихы 1997 елның февраленә барып тоташа. “Алойл” компаниясе генераль директоры Риф Вафин сүзләренә караганда, ул чакларда җиңел булмаган, нефть бәясе дә югары булмаган. Шуны әйтү урынлы булыр: башка нефть предприятиеләре башта сервис предприятиеләре буларак үсешкә ирешкән заманнарда “Алойл” баштан ук нефть чыгаручы компания рәвешендә оештырылган.
– 1997 елда Татарстан президенты Минтимер Шәймиевнең “Республикада нефть чыгаруны арттыру чаралары турында”гы указы дөнья күрде. Бу указ Татарстанда нефть сәнәгатен үстерүгә зур этәргеч булды, – ди Риф Вафин. – Ул чагында лицензияле 54 участок аукционга куелды, алар базасында 18 предприятие оешты. Һәм шуларның иң беренчесе безнең компания иде. Без 1997 елның июлендә теркәлдек. Финанслар белән кыен иде, башлангыч капитал юк иде. Шулай да иң авыры кешеләрнең психологиясен үзгәртү – аларда компаниянең эшләячәгенә ышаныч тудыру –булды. Кешеләрнең башында революция ясарга кирәк иде. “Татнефть”тән башка да нефть чыгаручы кече компания барлыгына ышандыру зарур иде. Без моңа ирешә алдык. “Баулынефть” идарәсе зур ярдәм күрсәтте, Гали Ганиевка аеруча зур рәхмәт. Безнең компания аларның зур ярдәме нәтиҗәсендә генә оешты. Алга таба безгә үзебезнең зур аппаратыбызны оештырырга туры килде. 1998 елда бездә алты кеше иде. Григорий Фомин, Илгизә Галимованы аерып күрсәтәсем килә. Алар, үзләренең эшләрен ташлап, миңа ышаныч күрсәтеп, билгесезлеккә аяк бастылар.
Аннары акрынлап промысел булдырылды. Беренче елларда компания сигез мең тоннага якын нефть чыгарса, хәзер исә “Алойл” 250дән артык скважинадан елына 400 мең тоннадан артык нефть чыгара. Компания елдан-ел үсешкә ирешә, һәм коллектив барысына да үз көче белән ирешә: чыганаклар разведкасы, нефть эзләүдән башлап, нефтьне “Транснефть” системасына тапшырганга кадәр.
Бүгенге көндә компания инновацион компания булып тора – биредә иң заманча технологияләр кулланыла. Киләчәктә интеллектуаль чыганаклар һәм скважина эшләү планлаштырыла, хәзерге вакытта бу юнәлештә зур эш алып барыла.
Риф Вафин сүзләренә караганда, компаниядә калдыксыз производство кертелгән, ягъни иярчен нефть газы өч юнәлештә кулланыла: катламнарга суыртыла, сатыла һәм электр энергиясе эшләп чыгаруга юнәлдерелә. Хәтта иярчен суны да кире катламга суырталар һәм газ белән кушалар, шул рәвешле нефть бирүне күтәрәләр. Бу – “Алойл” компаниясенең үз технологиясе.
Бүгенге көндә компания Россиянең ике субъектында эшли – Татарстанда һәм Оренбург өлкәсендә. Киләчәктә Самара өлкәсендә чыганаклар үзләштерү планлаштырыла.
– Компаниянең үсеш перспективалары зур, без инновацион технологияләр кертәбез, яңа механизмнар кулланабыз, – ди “Алойл”ның баш инженеры Илшат Мәгъҗанов. – Производство процессларын цифрлаштыру юнәлешендә эшлибез.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев