Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Үткәнне онытмыйбыз, Ватанны яратабыз!”

Баулы укучылары Бөек Ватан сугышында һәм, Ватанны саклап, башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан туганнарының батырлыклары турында сөйли

“Кайдадыр сугыш бара” номинациясе

Бу иншаны Баулы шәһәренең 5нче мәктәбе укучысы язган. Кыз әтисе турында бәйн итә, ул хәзерге вакытта Украинада махсус хәрби операциядә. Иминлек йөзеннән, без аларның исемнәрен күрсәтмибез. Авторга һәм аның гаиләсенә әтиләренең исән-сау әйләнеп кайтуын һәм аңа хатлар язуларын телибез.

Минем әтием Мари АССРда 80нче елларда дөньяга килгән. Мәктәптә яхшы укыган, спорт белән шөгыльләнгән, призлы урыннар алган.

Мәктәпне тәмамлагач, әтием Казан югары артиллерия команда училищесында укыган. Лейтенант званиесенә ия булган. Россия һәм Грузия арасындагы низагны җайга салганда, сугышчан бурычларны үтәгән өчен, аңа Сугыш хәрәкәтләре ветераны исеме бирелгән.

Әтиемнең берничә наградасы бар: РФ оборона министрлыгының 2нче дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медале һәм “Батырлык өчен”, “Россиягә хезмәт иткән” һәм башка медальләре.

Хәзерге вакытта әтием махсус хәрби операция зонасында илебезне саклый, мин аңа хатлар язам.

Беренче хат. Сентябрь, 2022 ел

“Исәнме, кадерле әтием! Синең сау-сәламәт булып, тизрәк безнең янга кайтуыңны көтәбез!

 Сиңа хат язаргамы-юкмы дип, озак уйлап йөрдем, һәм менә беренче хатымны язам. Ул сиңа барып җитә алса ярар иде. Мин аны алачагыңа ышанам. Беләм, әле җавап язарга да вакытың юктыр, хезмәтең бик авыр һәм җаваплы: син үзең өчен генә түгел, башка иптәшләрең өчен дә җавап тотасың. Мин синең бездән килгән хатны укуыңны күз алдыма китерәм. Менә син аны, кадерле бүләк кебек итеп, түш кесәңнән аласың. Безнең хәлләр әйбәт булуга сөенәсең. Безнең барысы да яхшы: мин энем белән укырга йөрим. Без хәзер мәктәпкә өчәүләп барабыз: без – укырга, әнием – укытырга. Мәктәптән соң төрле чараларга әзерләнәбез, репетицияләр үткәрәбез. Без бөтен фәннәрдән дә бишлегә генә укыйбыз, сине, әниебезне һәм бабабызны борчымаска тырышабыз.

Әтием, синең хәлләр ничек? Беләм, безне бик яратасың һәм сагынасың. Без дә сине бик яратабыз, ул безнең барыбызга да өмет бирә.

Әтием, син безнең героебыз! Исән-сау бул! Тизрәк күрешергә насыйп булсын!”

 

Икенче хат, 2023 ел

“Исәнме, сөекле әтием!  Сиңа кызың хат яза. Мине туган көнем белән котлавыңа бик сөендем. Синең хезмәтең авыр икәнен беләм, алай да вакыт тапкансың әле, рәхмәт. Синең тавышны ишетү – безгә зур бәхет! Синең тавышың миңа көч һәм ышаныч бирә. Мин сине борчымаска тырышам. Миңа, син әтиеңә охшагансың, диләр, шул сүзләргә бик сөенәм. Бәлки, мин дә синең эздән китәрмен әле – синең кебек Казанга хәрби училищега укырга керермен.

Өйдә һәм мәктәптә барысы да яхшы, безнең өчен борчылма, әтием. Вакытың булган саен, безне исеңә төшер, безнең турында уйлаганыңны без дә тоярбыз.

Шуның белән хатымны тәмамлыйм. Үзең турында яз безгә, бөз көтәбез. Сине ныгытып кочаклыйм!

Иптәшләреңә бездән сәлам әйт”.

 

Өченче хат. Апрель, 2023 ел

“Кадерле әтием! Синең безнең янга ялга кайтып китүеңә аз гына вакыт узды. Санаулы көннәр тиз узды. Ул көннәрнең иң истә калганы – безнең янга мәктәпкә килүең. Менә син мәктәпкә килеп кердең – матур, төз гәүдәле, хәрби киемнән. Сине укучылар һәм укытучылар уратып алды, синең яныңа ничек барып җитим соң? Менә мин синең яныңда. Сиңа карап туя алмыйм: чәчләрең бераз агарып киткән, күз тирәңдә кечкенә генә җыерчаклар пәйда булган, шуңа да карамастан, син яшь, матур һәм энергияле. Сиңа барысы да рәхмәт әйтә, син аларның сорауларына җавап бирәсең. Менә энем сине күреп алды да кочагыңа ташланды, муеныңнан кочаклап алды. Ике ир-ат, ул һәм ата! Синең бәхетле икәнне тоям.

Бу көннәрдә без Бөек Җиңүнең 78 еллыгына әзерләнәбез: җырлар өйрәнәбез, костюмнар тегәбез, ветераннарга ярдәм итәбез, район халкы каршында концерт программасы белән чыгыш ясыйбыз.

Хатымны тәмамлыйм. Сау булып тор, Әтием! Исән-сау күрешүгә бик ышанам!”

 

“Җиңү һәм хезмәт өчен медальне бер металлдан коялар” номинациясе

Анастасия Борисова, 9 сыйныф, Баулы шәһәренең 6нче мәктәбе

Бөек Ватан сугышы илебез тарихында тирән эз калдырган һәм күпме гаиләгә кайгы алып килгән. Фронтка бөтен ир-атларны, яшүсмерләрне һәм хәтта хатын-кызларны да алганнар. Алар сугыш кырларында батырларча көрәшкәннәр, ә тылдагы кешеләр, армияне бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп тору өчен, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр.

Сугыш башлануга, Баулы районыннан фронтка 7858 кеше киткән. Тылда хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына калган. Алар, кырда һәм фермаларда, сәнәгать  предприятиеләрендә хезмәт куеп, районның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәннәр. Фидакарь хезмәт, тылдагы геройлык үрнәге күрсәтеп, Җиңүне якынайтканнар.

Сүз дә юк: фашист Германиясе белән сугышта һәр кеше үз иленең аерылгысыз бер өлеше булган. Шулай да Рәйхана Мөхәммәтхафиз кызы Мөхәммәткәримова тормышы турында сөйләгәннәре хәтеремә аеруча кереп калды.

Ул 1921 елның 12 июлендә БАССРның Туймазы районы Бишкурай авылында туа. Гаиләдә, аннан башка, тагын ике сеңлесе була. Рәйханага 7 яшь чагында әнисе үлеп китә. Кызлар әтиләре белән генә кала. Хуҗалыкны алып барырга, кызларны карарга кыен була башлагач, ул өйгә “яңа әни” алып кайта. Бик авыр еллар була, ачлык һәм ялангачлыкны күп күрәләр. Авыл буйлап кызылча дигән авыру тарала. Өч кыз да бу йогышлы авыру белән чирли. Ике кечкенә кыз вафат була, Рәйхана гына исән кала.

1937 елда 16 яшьлек кызны вербовка буенча Петрозаводск шәһәренә төзелешкә җибәрәләр. Андагы эшләр төгәлләнгәч, Куйбышев шәһәрендә төзелешкә алып китәләр. Рәйхана шунда Баулы егете белән таныша. Бер-берсен ошатып, йөреп китәләр һәм өйләнешәләр, уллары туа. Кызганычка каршы, ул кечкенә чагында үлә. Ә тагын бер атнадан Бөек Ватан сугышы башлана. Ирен сугышка алгач, Рәйхана берүзе кала. Озак уйлап тормый, ире артыннан ул да фронтка китә. 77нче частьта мунча-кер юу батальында санитар булып хезмәт итә ул.

 Эше җиңелләрдән булмый. Рәйхана һәм башка хатын-кызлар солдатларның канлы киемнәрен елгада юа, кайчагында кительләр эченнән кул-аяк калдыклары да килеп чыга. Билгеле, кызларга бу бик авыр тәэсир итә. Тик Ватан каршындагы бурыч хисе көчлерәк була. Моннан тыш, аларга дошман белән күзгә-күз очрашырга да туры килә. Бервакыт, Рәйхана дус кызы белән эш урынына барганда, үзләреннән берничә метрда гына немецларга юлыгалар. Билгеле алар да кызларны күреп ала. Үлемнән яки әсирлеккә төшәүдән куркып, кызлар чабарга тотыналар. Алар еракта бәреп төшерелгән бер самолётны күреп алалар һәм шунда качалар. Бәхеткә, дошман аларны күрми.

Авыр эштән Рәйхана чирли башлый, аяклары йөрмәс хәлгә килә. Ул озак кына госпитальдә ята. Соңрак аны хезмәткә яраксыз дип табалар, өенә кайтарып җибәрәләр. 1944 елда ире дә яраланып кайта. Алар Баулыга кайталар һәм, Җиңүне якынайтып, тылда эшләүләрен дәвам итәләр. Аларның 4 балалары туа.

Рәйхана Мөхәммәтхафиз кызы Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Мин аны бик тә көчле хатын-кыз дип саныйм. Чөнки тормыштагы шундый кыенлыкларны бар кеше дә җиңеп чыга алмый. Ул, авыр сугыш юлы үтеп, Ватанга тугрылыгын раслаган. Сугыштан ире белән исән-имин кайтканнары өчен, вафат булган беренче улына рәхмәтле ул. Фронтта аны Рәйхана Мөхәммәтхафиз кызы үзләрен саклаучы фәрештә итеп тойган.

Бөек Ватан сугышы халык хәтерендә мәңгегә калыр. Сугыш кемнең кем икәнен ачыкларга ярдәм иткән. Күпләрнең йөзеннән “битлекләрен” салдырган.

Без, яшь буын, безгә тыныч тормыш бүләк иткән кешеләрне онытырга тиеш түгелбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев