Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үсентеләр нык булсын өчен нәрсә эшләргә?

Рассадага туфрак әзерләүне көздән үк кайгыртырга кирәк, әлбәттә. Иң яхшысы – үз бакчаңдагы суган яки сарымсак үскән түтәл туфрагының өске катламы. Алар зарарлы корткычларны куркыта торган фитонцид дигән матдә бүлеп чыгара. Аннары суганнар белән башка яшелчәләрнең яшь үсентеләргә күчәргә мөмкин булган уртак авырулары да юк.

Көздән туфрак алып кереп куймаган булсагыз, сатып алганны кулланырга туры килә. Аның бер җитешсезлеге – торфы күп. Ул туфракка караганда җиңелрәк, әмма тиз кибә. Моны бакчачылар истән чыгармаска тиеш. Помидор һәм болгар борычы өчен түбәндәге катнашма яхшы: ике өлеш бакча туфрагы, ике өлеш торф яки сатып алынган торфлы туфрак һәм бер өлеш ком. Бер чиләк туфракка бер аш кашыгы комплекслы минераль ашлама (Нитрофоска, Гомельское, Азофоска һәм башкалар) яки бер уч агач көле кушыгыз.

Утыртыр алдыннан орлыкларны бер-ике сәгать марганцовка эремәсендә тотып алыгыз. Бу орлык өслегендә булган авыру тудыручы бактерияләрдән котылырга ярдәм итә. Орлыкны бер тәүлек комплекслы ашламалар (бүлмә гөлләрен тукландыру өчен кулланыла торган да ярый) яки Эпин-экстра, Корневин, Гетероауксин, Циркон кебек препаратларда тотсагыз, алар тизрәк шытып чыга һәм үсешенә дә тәэсир итә.

Туфракта авырулар һәм корткычлар булмау да мөһим. Кайбер бакчачылар аны газ мичендә яки микродулкынлы мичтә кыздырып ала.

Орлыклар шытып чыгуга, тартманы иң якты урынга урнаштырыгыз, үсентеләр өчен махсус ясалган лампа астына куйсагыз тагын да яхшы.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев