Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Евгения Леванова: «Уңыш – хезмәт җимеше»

«Баулы-информ» редакциясе баш мөхәррире Евгения Михайловна Леванованың укучыларыбызга мөрәҗәгате

Ел ахырында без, якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә җыелып, ел дәвамында булган якты мизгелләрне искә алабыз, киләчәккә планнар корабыз. 2022 ел да һәркем өчен төрле вакыйгаларга бай булгандыр. Аны яхшы яки начар ел булды дияргә ашыкмагыз әле. Ничек кенә булмасын, узып баручы елда да күңелегезгә ятышлы мизгелләр, сөенечле вакыйгалар, уңышлар булмый калмагандыр, мөгаен. Үз-үзең белән, әйләнә тирәдәгеләр белән гармониядә булу гына да – бер уңыш ул. Һәркемгә менә шул кечкенә генә уңышларга да сөенеп яшәргә язсын. Ә теләсә кайсы уңышка ирешү – зур хезмәт, үз өстеңдә эшләү ул.

Сүз дә юк: узып баручы ел вакыйгалар, хис-кичерешләр, фикерләр ягыннан каршылыклы ел булды. Авыр минутларда да күпләр тынычлыкны саклап кала алды, якты киләчәккә өметен өзмәде, үз алларына куйган бурычларны үтәргә омтылырга көч тапты.

2022 ел белән саубуллашкан мизгелләрдә, әйләнә-тирәгезгә күз салып, бер нәтиҗә ясап, үзегезнең бәхетле икәнегезне аңларга тәкъдим итәм. Эшегездән соң кайтып ял итәргә өегез, ашарга ризыгыгыз, янәшәгездә якыннарыгыз булу бәхет түгелме? Бердәмлек, якыннарның кадерен белү узып баручы елда аеруча мөһим кыйммәтләрнең берсе булды. Иртәгәсе көнгә ышанычны югалтмыйча, яхшыга өметләнеп яшәсәк кенә авыр чакларда бер-беребезгә терәк булырбыз.

Кадерле укучыларым! Киләсе елда да бергә булып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик. Уртак бурычларны хәл иткәндә, читтә калмыйк, ватаныбызны һәм туган төбәгебезне яратып гомер итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев