Ун кешелек табын әзерләү
Ризыкны исраф итмәслек итеп табын әзерли беләсезме?
Ә бит 10 кешелек табынга ике алма белән бер әфлисун да җитә.
"Seviyorum" хатын-кызлар клубына нигез салучы Илмира Каракуш бу хакта болай ди:
10 кешелек табын корырга 2 алма, 1 грейпфрут, 2 киви, 2 груша, 1 әфлисун, бер зур булмаган тәлгәш виноград, 10 җиләк җитә. Грейпфрут, әфлисун, кивины табынга чистартып куегыз. Болай иткәндә ашарга да уңайлы, өстәл дә чүп белән тулмаячак.
Алма, грушаны – аркылыга, кивины чирекләп, грейпфрут белән әфлисунны шакмаклап та тезәргә була. Җиләк-җимешне бер зур тәлинкәгә яки хәзер модага кергәнчә, такталарга тезеп, табынга куярга була.
Чыганак
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев