Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Украин егете татар туйларын алып бара

Башкортстанда яшәүче 27 яшьлек Олег Максименко үзен Россиядәге бердәнбер рус телендә татар туйларын алып баручы украин егете дип атый. Саф татар телендә мәҗлесләр алып барган бу егетнең сөйләшүенә чын татарлар көнләшерлек.

Мәктәптә укыган чакларында егет төрле чараларда катнаша, КВН командасында капитан булып та алган. Шул вакытта туганнарының берсе юбилей алып барырга чакыра.Юбилейдә ул үзен бик оста алып баручы итеп күрсәтә.Купмедер вакыттан соң классташ үзенең туен алып баруын сораган.Туй ике телдә булган.Шул вакыттан бирле, Олег бу юнәлештә үсеш алырга кирәк дигән карарга килә.
Татар телен Габдулла Тукай әсәрләрен укып, Салават, Айдар Галимов, Вәсилә Фәттахова җырларын тыңлап өйрәнә.

"Татар, башкорт телләрен бик яратам.Туган телен яратмаучыларны, белергә теләмәүчеләрне бөтенләй аңламый.Хәзер башкорт теленнән репетиторга йөри башларга планлаштырам. Берәр җирле телеканалга интервью бирәсем килә. Күрсеннәр: украин егете башкортча сөйләшергә өйрәнә. Ә нигә юк ди әле?!" - ди егет.

Олег белән белән аралашкан кешеләр украин егете була торып татар һәм башкорт телләрендә сөйләшкәненә гаҗәпләнәләр.

Туйларны алып барганда ике телдә дә сөйләшергә тырыша. Татарча күбрәк өлкән яшьтәге кунаклар сөйләшә, алар белән татар телендә аралаша, элеккеге җырларны җырлыйлар.
Август аенда русча-татарча туй алып барган , кияү украин кешесе иде, кунаклар арасында Голландиядән кешеләр бар иде. Тагын бер туйны русча-татарча-әзербайҗанча алып барган. Әзербайҗан телендә җыр да өйрәнгән. Шулай төрле милләткә, төрле телгә аралаша.Гомумән, Мостай Кәрим әйткәнчә: "Рус түгелмен, ләкин россиян мин".

Башкортстанда татарча да, русча да белүчеләр аз, шуңа күрә үзен бу өлкәдә ул бик якшы күрә. Туган телне белергә кирәк дип саный, тик үзе украинча начар сөйләшә.Олегның күптәнге хыялы булып француз әм инглиз телен өйрәнү тора.Еш кына татар теле белән башкорт телен бутый.

"Мине мишәр татары дип йөртәләр, чөнки минем телемдә гел "ич". Гастрольләр вакытында Казанда кассир белән җыештыручы апаның сөйләшүе белән бик сокландым. Башкортстанда татар теле башка. Соңгы вакытта телләрне җырлар аша өйрәнгәнемне сиздем. Элеккеге җырларны бик яратам!"- ди егет.

Ничә тапкыр игътибар итткән : татарлар чын күңелдән күңел ача. Руслар алай түгел. Татарлар читенсенеп тормыйлар, рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар. Тәнәфес җиткәч тә :" Әйдәле, бию көе куй әле,"- дип җибәрәләр. Үзләрен иркен тоткангадыр, татарлар һәм башкортлар аңа якынрак.

Татар теле - бер дә катлаулы тел түгел, бик җиңел һәм бик матур тел.Башкорт теле белән дә бик охшаш.Иң авыры җырны аңламыйча җырлау, сүзне аңламыйча сөйләү.

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев