Бу тарих аянычлы да, серле дә. Әйтерсең лә, ниндидер кино сюжеты. Аның кайтавазы, буыннан буынга күчеп, әле дә булса йөрәкләрне сыкрата, җавапсыз сораулар куя. Сүзебез Баулы җирендә сагышка түзә алмыйча дөньяны калдырып киткән гүзәл төрек хатын-кызы турында.
Сугыш язган язмыш
1916 ел. Беренче Бөтендөнья сугышы дөрли. Кавказ фронтындагы канкойгыч бәрелешләрдән соң, Төркиянең Кара диңгез буендагы Трабзон шәһәрен рус гаскәрләре басып ала. Ике елга якын бу җирләр, якын-тирә авыллар алар карамагында була.
Россия Империясе гаскәрләре төрле милләт вәкилләреннән торган, билгеле. Арада диндәшләренә каршы көрәшергә мәҗбүр булган татар уллары да булган. Шуларның берсе - Кандыз авылында туып-үскән Әхмәтҗан улы Мөхәммәтхәниф атлы егет.Кандызны гына түгел, Баулыны бар татарга таныткан, берсеннән-берсе сәләтле ул-кызлар биргән данлыклы Әхмәтҗановлар нәселенә нигез салучының улы була Хәниф. Егетнең бабасы Әхтәм - авыл мулласы, ә әтисе Әхмәтҗан волостной старшина вазифаларын башкарган.
Төркиядә егет ниләр кичергәнен, тормышы нинди булганын фаразларга гына кала, чөнки бернинди дә документлар, истәлекләр сакланмаган. Шунысы мәгълүм, Ханиф Төркиядә вакытында гүзәл кыз Әмен (безнеңчә Әминә) белән никах укыта.
Хәниф белән Әменнең оныкларының берсе - районда күпләргә таныш Ярулла абый Миңнуллин. Ул буыннан буынга күчкән истәлекләр кыйпылчыкларын кадерләп җыеп, саклап калырга тырыша. Белгәннәрен, фаразларын ул "Хезмәткә дан" газетасы белән дә уртаклашты.
- Хәниф бабай хезмәт иткән армия солдатлары төрек авылына басып керә. Командир кушуы буенча, алар халыкны интектерә-азаплый башлый, - дип сөйли Ярулла Габдулла улы. - Бабам булачак хатынының гаиләсен яклап чыга, үлемнән коткара һәм алар: "Кызыбызны урыс алганчы, мөселман алсын", - дип, кызларын аңа тапшыралар, никах укыталар.
Октябрь революциясеннән соң Төркиядәге Россия армиясе чигенергә мәҗбүр була. Хәниф хатыны белән туган якларына кайтып китә. Дөньяларның нык үзгәрәчәген, илләр арасына тимер пәрдә төшеп, бүтән беркайчан да үз илен кайтып күрмәячәген Әмен күз алдына да китерә алмагандыр ул вакытта.
"Солтан кызы"
Татар белән төрек арасында уртаклыклар булса да, Әмен өчен бар да чит була Кандызда - табигате дә, мәдәнияте дә. Җитмәсә илдәге болганышлар нәтиҗәсендә авылдагы тормыш тагын да авырлаша башлый. Җитеш төрек гаиләсендә бердән-бер кыз булып үскән Әменнең җирсүе түзмәслек булгандыр шул. Шуңа да Хәнифне туган якларына барырга үгетли ул. Сөеклесенең күз яшьләре йөрәгенә ук булып кадалган ир-егет түзми, егерменче еллар башында алар юлга кузгалалар.Төркия чигенә дә барып җитәләр хәтта, әмма аны узарга насыйп булмый.
Әле берничә ел дәвамында Төркия белән Кандыз арасында сагынычлы хатлар йөри, әмма вәзгыять катлаулану сәбәпле, соңрак алар да өзелә.
- Әбиемнең бик бай бирнәсе булган. Чибәр кызның чәчләре тез астына җиткән. Аны "солтан кызы" дип йөрткәннәр авылда. Затлы нәселдән, әтисе военоначальник була. Хискә бай, нечкә күңелле хатын, - дип сөйләде Ярулла абый. - Беренче баласы Бәхтияр 1923 елда, икенчесе Әмрия 1925 елда туган. Ә минем әнием Мәгъния 1927 елда дөньяга килгән. Әнигә яшь ярым вакытта Әминә әбием дөнья куйган. Аңа ул вакытта 28 яшь була. Хәниф бабам өч кечкенә бала белән тол калган, шуннан соң күрше Крәжле авылыннан Саҗидә исемле 18 яшьлек ятимә кызга өйләнгән. Илдус һәм Рәшит абыйның әнисе ул. Саҗидә 10 бала тапкан, үги балаларны да тигез күреп үстергән.
"Төрек шымчысы"
- Кулыбызда төрек әбидән калган бер генә чүпрәк тә юк. Фотосурәтләр дә сакланмаган. Октябрь революциясеннән соң куркыныч еллар килә, алар белән бергә бабайга "төрек шымчысы" дип шикләнеп карау башлана. Гаиләсенә куркыныч яный. Шуңа күрә Төркиягә бәйле һәрнәрсәне юкка чыгару теләге булгандыр, - дип фаразлый Ярулла Габдулла улы. - Берничә дистә ел элек ике калын көмеш чәнечке булган әле. Аларда "Трапизон"дигән язу булган. Әмма ул чәнечкеләр дә юк инде.
- Авыл халкы, коткыга бирелеп, бабайның барлык балаларын (хәтта Саҗидә әбидән туганнарын да) "төрекләр" дип үчекли башлый, - дип дәвам итә Ярулла Габдулла улы. - Әмрия апа ундүрт яшьтә вафат була. Мин, аның үлемендә дә шушы коткының өлеше юкмы икән, дим, чөнки Әмрия апа, салкын кышкы көндә өстенә юка киенеп, чабатадан гына мәктәпкә бара. Дәрескә соңга калганга күрә, укытучы аны кертми, салкын урамда көтәргә куша. Озакламый үпкә чире Әмрия апаны аяктан ега һәм ул сырхавыннан савыга алмыйча үлеп китә.
Ерактан килгән кунак
Ярулла абый әбисе, аның туганнары турында нинди дә булса мәгълүмат табарга тырышып карый. Баулы ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итә, чөнки, Төркиядән кайтып берникадәр вакыт узгач, Хәниф белән Әмен рәсми рәвештә никахларын теркәүләре билгеле. Ләкин аз санлы документлардан әллә ни белеп булмый шул.Бәхтиярнең тууы, Әмриянең үлүе турында таныклыклар бар, әмма аларда балаларның әти-әниләре турында мәгълүмат бик кыска - бары исем-фамилияләре генә күрсәтелгән.
- Мин, кечкенәдән бирле, әбиемнең берәр туганы яисә ватандашымы килеп, аның тарихын өйрәнәчәк, дигән өмет белән яшәдем, - ди Ярулла абый.
Теләге тормышка аша аның. Үткән елның җәендә Кандызга төрек кешесе, Казанда яшәп, тәрҗемәче булып эшләүче Фатих Котлу килә. Бирегә аны җирсүенә түзә алмыйча якты дөньяны калдырып киткән ватандашының каберен зиярат итү, аның инде 90 яшен тутырып килүче кызы Мәгъния белән күрешү теләге алып килә.
Әмен турында аңа Камал театрының әйдәп баручы артисты, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов сөйләгән була.
Озакламый Фатих Котлуның Кандызга сәяхәте, Әмен язмышы турында тәфсилле язмасы "Безнең мирас" журналында дөнья күрә (ноябрь һәм декабрь саннары, "Еллар кайтавазы, яки бер сәфәр"). Тәрҗемәче белән эчтәлекле әңгәмә "Татарстан дулкынында" радиотапшыруында ишеттерелә.
Әйтерсең лә, соңгы сәлам
Фатих Котлуның язмасына караганда, тамырларында төрек каны да аккан Мәгъния әби белән күрешүләре бик матур, җылы булган.
Төркиянең үзеннән үк кайткан бүләк-күчтәнәчләрне дә бик куанып кабул иткән Мәгъния әби. Төрек яулыгын башына төрекчә итеп бәйләүләрен үтенгән. "Бу бүләкләрне әнкәм җибәргән төсле кабул итәм", - дип, күңеле тулып әйтән әбекәй.
Мәгъния әби сөйләвенчә, әтисенең икенче хатыны Саҗидә аларны үз балаларыннан аермаган, тигез күргән. Аның үз әнисе түгеллеген дә ул бары үскәч кенә белгән.
Инде үзе тугыз балага карт әби булган Мәгъния әби менә шулай тугыз дистә ел дигәндә әнисеннән соңгы сәламне алды...
Күренекле якташыбыз, каләменә искиткеч нечкә лирика хас булган шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановка да Әмен тарихы яхшы таныш була, билгеле. Чит туфрактан күчереп утыртылган, әмма тернәкләнеп китә алмыйча, сулган гөлне хәтерләткән төрек хатын-кызы язмышын йөрәге аша үткәреп, аны "Карачкы" поэмасында мәңгеләштергән шагыйрь.
Көчле кичерешләр тудыра торган ул поэмада шундый юллар бар:
Үлемнәрнең,
Мондыйлары була бик сирәк.
Сагышлардан саргаюны беләм,
Саргаеп та үлү бар, димәк.
Нет комментариев