Тормыш сынауларына бирешмәгән
Махсус проектның август чыгарылышы герое – Татар Кандызы авылында гомер итүче Миннетәнзилә Шәймөхәммәт кызы Миннеәхмәтова.
Тормыш мизгелләре
Миннетәнзилә апа, 83 яше белән барса да, яхшы хәтере, ачык йөзе һәм матур эзлекле сөйләме белән яшьрәкләрне уздыра.
– Мин 1940 елның икенче сентябрендә Татар Кандызында туганмын. Гаиләдә мин бердәнбер бала булып калганмын. Әтием сугышка 1941 елда киткән, миңа ул вакытта бары сигез ай булган. Әтиебез сугыштан кайтмаган, хәбәрсез югалган, – дип, үзенең авыр да, гыйбрәтле дә тормыш юлын сөйли башлады ул. – Аннары миңа алты яшь чагымда әнием башка кешегә кияүгә чыкты. Бүгенгедәй күз алдымда: шинелен мич башына куеп керде дә, башка чыгып китмәде, шулай торып калды бездә. Сугыштан кайткан кеше иде, аяклары гарип калган иде.
Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда да халык ризыкка һәм кием-салымга тилмереп яшәгән. Бу вакытларны сөйләгәндә Тәнзилә апаның күзләре яшьләнде.
– Авыр вакытларны сөйләргә дә авыр инде, балам, – дип дәвам итте ул. – Сугыш елларында өзелеп ашыйсы килгән чаклар күп булды. Кәлҗемә ашый идек. Алабутадан ипиләр дә салып ашаттылар. Өй саен хәерчелек, ятимлек, ачлык булды. Үги әти дигән кеше атлар карады. Яшереп тормыйм, бик ямьсез телле иде ул.
Кешеләр ничек кенә интегеп яшәсә дә, балаларның һәрберсе вакытында белем алырга, ничек тә мәктәпкә барып укырга ашкынган. Миннетәнзилә апа да җиде яшендә укырга керә.
– Кандыз мәктәбенә бардым. Анда җиденче класска кадәр укыдым, – ди ул. – Аннан соң, үги әти начар булгач, мине укырга җибәрмәде. Әнинең дә җибәрәсе килмәде үз яныннан. Аннары бервакыт безнең өйгә Керәжле авылының мәктәп директоры килеп керде. Ул, әниләр белән сөйләшеп, аларны үгетләп, мине үзләренең мәктәбенә укырга алып китте. Анда унынчы классны тәмамладым. Чит кешедә квартирада тордым. Керәжледән Кандызга җәяү йөреп укыдык. Аннан укып кайткач, кая барырга белмичә, колхоз эшендә төрле эшләрдә эшләргә кердем. Яшь булуыма карамастан, буыннары да ныгып җитмәгән кыз баланы баз чистартырга да җибәрәләр иде, бозаулар карау кебек авыр эшләрне дә башкардым. Ул елларда эш сайлап торышлы булмады инде. Ни кушалар, шуны эшлисең. Барысы да кул көче белән башкарыла. Аннары мине магазинга эшкә алдылар. Ганиев Хәйдәр исемле абзый хуҗа иде. Ул мине магазинга алды. Анда күпме эшләгәнемне хәтерләмим, авыл советына эшкә чакырдылар. Анда хәрби өстәлдә, “военный стол” дияләр иде, сигез ел эшләдем. Яңадан магазинга күчтем. Аннан гомерем буе магазинда эшләдем инде. Поповка, Кандызның зур магазиннарында эшләдем ул вакытларда.
Тәнзилә апаны, егерме яше тулар-тулмас, үз ризалыгыннан башка кияүгә бирәләр. 1962 елда олы улы Самат туа.
– Ирем бик көнче кеше иде, аерылыштык, – ди, авыр сулап, Тәнзилә апа. – Ә минем һаман укыйсым килде, Керәжледә тагын бер ел кичке мәктәптә укыдым әле. Берәр кая китеп, зуррак уку йортына кереп укыйсым, белем аласым килгән иде. Әни җибәрмәде. Аннары инде мин яңадан үзем теләгән кешегә – Тимергалигә – тормышка чыктым. Аның белән өч балабыз булды. Олы улым белән бергә дүрт балабыз, дип яшәдек. Иремнән уңдым. Ул балаларны беркайчан да аермады. Саматымны да үз улыдай карады. Матур гына 12 ел яшәгәч, ирем, эшендә бәхетсезлек очрагына эләгеп, имгәнде.
Гаилә башлыгы Тимергали агай колхозда ягулык ташый торган машинада эшли торган була. Эшендә һәрвакыт җаваплы, тырыш ир мизгел эчендә гарипләнеп кала.
– Дуңгыз фермасында ягулык салганда, цистерна шартлаган, – дип сөйли Тәнзилә апа. – Гарип булып калды инде. Аның исән калуы да могҗизага тиң. Сөйләүләре буенча, шартлау дулкыны аны алты метр өскә алып ыргыткан. Йөри алмас булды, соңыннан таяк белән генә йөрде. Аны, имгәнгәннән соң, 38 ел карадым мин. Бөтен эшне дә эшли иде, тырыш булды, яратышып кына яшәдек. Кайнанам да әйбәт иде. Кайнанам Миннекамал белән 20 елдан артык яшәдек. Аннары иремнең кияүгә чыкмаган Йөзлекамал исемле апасы бар иде, ул да безнең белән бергә яшәде. Аның белән төп йортта 47 ел яшәгәнмен.
Ул ялгыз түгел
Авырлыклар күреп үскән, тормышта да күп сынаулар үткән Миннетәнзилә апа, бүгенге тормышына сөенеп, гомер йомгагын сүтә.
– Элеккеге һәм хәзерге тормыш – җир белән күк арасы. Әле хәзер тормышлар әйбәт. Балаларым укыдылар, шөкер, – дип, җыерчыклы кулы белән бите буйлап тәгәрәп төшкән күз яшен сөртеп алды ул. – Балаларым ким-хур булып йөрмәде, битебезгә кызыллык китермәделәр. Бер кызым инженер. Икенче кызым шәфкать туташына укыды, бераз эшләгәч, соңрак пешекче булып эшен дәвам итте. Олы улым Самат – ферма мөдире, кече улым Фазыл сак хезмәтендә эшли. Балаларым исән-саулар. Алты оныгым, сигез оныкчыгым бар.
Миннетәнзилә апага кайгылар да күрергә туры килгән: ике оныгын югалткан.
– Бер оныгым 18 яшендә авариягә эләкте, шофёр булып эшли иде. Берсе ике яшендә чирләп үлде, бәбекәйләрем, – ди ветеран, ачы хәсрәтен эчкә йотарга тырышып. – Әле тормышлар рәхәт инде. Ни теләсәк, шул бар, туйганчы ашыйбыз. Балаларым дүртесе дә ярдәм итеп торалар. Кирәк чагында больницага да алып баралар. Әле кичә генә Әлмәткә алып бардылар. Казанда да ятып чыктым, бик авыр операция кичердем. Балаларым төрле якта, шулай да мине ташламыйлар. Кызым Резедәм – Себер ягында, икенче кызым Айзарәм – Казанда, олы улым Самат – Потап-Томбарлыда, кече улым Фазыл Татар Томбарлысында яши. Барысы да гаиләле, шөкер. Аларның үз гаиләсе, гел мине генә дә кайгыртып утыра алмыйлар. Шунлыктан, социаль яклау бүлегеннән хезмәткәр дә килә. 17 ел була. Бөтен эшемне эшлиләр. Операция ясатканнан соң, атнасына биш көн рәттән килеп йөрделәр. Бер көн дә калмый килделәр. Ипи китерә, су китерә, идәнемне юалар... рәхмәт яугырлары. Берсенә бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Шул унҗиде ел эчендә өч кеше алышынды. Барысы да әйбәт булдылар минем өчен.
Яшьлегендә эш белән чыныккан, авыр эшләрдән куркып тормаган Миннетәнзилә апалар гаиләсе гомер буе малын да, кош-кортын да асрап яшәгәннәр.
– Картайгач, авырып торгач, булмый шул. Тавык кына да тотып булмый, – дип көрсенә Миннетәнзилә апа. – Сәламәтлегемә карап, бераз газета-журналлар укыштырам, телевизор карыйм. Балаларыма рәхмәт, алар мине беркайчан да ялгызымны гына калдырмыйлар, һәрвакыт телефоннан хәлемне сорап торалар. Бер киленем, бер көн дә калдырмый, хәтта көненә берничә мәртәбә шалтыратып хәлемне белә. Олы кызым да, еракта яшәсә дә, гел сөйләшеп торабыз. Балаларыма рәхмәт, акча сорамыйлар, мине битәрләмиләр, менә иң кыйммәте шул. Ни кирәксә, шуны алып, китереп торалар. Тормышта мин ялгыз түгелмен. Караучыма да мең рәхмәт.
Социаль хезмәткәр – төп таяныч
Миннетәнзилә апага “Шәфкатьлелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән социаль хезмәткәр Гөлнур Хәмидуллина килеп йөри.
– Социаль хезмәткәр булып 2005 елдан бирле эшлим. 2011 елда Тәнзилә апаларга эшкә куйдылар. Ул вакытта әле Тимергали абый да исән иде. Икесен бергә биш ел карадым, – ди ул. – Аннары мине башка өлкәннәрне карарга куйдылар. Узган ел кабат Тәнзилә апаны карауны йөкләделәр. Ул тыныч, минем хәлемә дә кергән чаклары бар. Баулыга барасы булган вакытларда аңлый. Мин аңа өй эшләрендә булышам: идәннәр юабыз, керләр юабыз икәү, шулай ук ашарына да бергә әзерлибез. Хәтта ул миңа пилмәннәр дә ясаша – итен булса да салып тора, токмач кисәбез. Атнасына биш көн киләм, ике сәгать, кайчагында озаграк та булам.
Бу көннәрдә Миннетәнзилә апаның кызы Резедә дә әнисе янында кунакта.
– Мин 1965 елда туганмын. Сигез класс бетергәч, Бөгелмә медицина училищесын тәмамладым. Авылда бераз эшләгәч, Себергә чыгып киттем. Медицина буенча эш булмады, пешекче һөнәрен үзләштереп, пешекче булып эшләдем. Ел саен кайтып, җәй көннәрендә әни янында торып китәм, – дип сөйләде ветеранның өлкән кызы Резедә Шаран. – Һәрвакыт килеп, карап торалар әнине. Элегрәк Зөлфия карады. Бүген Гөлнурга рәхмәт. Ул, гел шалтыратып, әнинең хәлен хәбәр итеп тора, үзебез дә гел шалтыратып торабыз. Без барыбыз да читтә торсак та, социаль хезмәткәрләр ярдәм итеп тора. Безнең күңел тыныч. Барлык кызлар да әйбәт.
Тәнзилә апа, бүгенге көндә ялгызы гына яшәсә дә, ул ялгыз түгел. Аны карап, яратып һәм кадерләп торучылар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев