2016 елның 10 аенда Татарстан халкына электрон рәвештә 66 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән. Республика министрлар кабинетында узган брифингта сүз шул хакта барды.
2015 елның шул чоры белән чагыштырганда күрсәткеч 1,4 тапкырга арткан. Татарстанлылар электрон чиратка язылу хезмәтеннән 12,8 миллионнан артык тапкыр файдаланганнар. Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетлар саны да арткан: быелның 10 аенда - 1,7 миллионнан артык. Республика районнарында хезмәтләрне электрон төрдә алу статистикасына килгәндә, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре, Түбән Кама, Саба районнары - алдынгы урыннарда.
Көн саен ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша 11 меңнән артык кеше табибка языла. Порталны мәктәптәге билгеләрне карау һәм балалар бакчасына түләү өчен дә еш кулланалар. ТР дәүләт хезмәтләре порталына көненә 38 мең кеше керә. Никахларны теркәүгә гаризаларның - 94 проценты, балалар бакчаларына гаризаларның 50 проценты интернет аша бирелә.
2017 елда тагын берничә хезмәтне электрон төрдә алып булачак, мәсәлән:
- мировой судьяга дәгъва гаризасы тапшыру өчен дәүләт пошлинасы түләү;
- юлга, дару алуга айлык субсидия, торак бинага түләүгә, күп балалы гаиләләргә коммуналь хезмәтләргә субсидия-ташлама билгеләү;
- аерым категория гражданнарга торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә субсидия-ташлама билгеләү;
- кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына грант һәм субсидия бирү.
Хезмәтләрне электрон төрдә бирү - гражданнар һәм дәүләт арасындагы үтә күренмәле механизм гына түгел, ә Татарстанда тормыш сыйфатын арттыручы көндәлек корал да.
Электрон хезмәтләр вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә, чөнки сәгатьләр буе чиратта торасы юк. Бу бик уңайлы. Өлкән яшьтәге кешеләр компьютерда эшләргә өйрәнә ала. Бүгенге көндә безнең районда өченче буын университетында
компьютердан файдаланырга өйрәнү факультетында 76 пенсионер белем ала. Дәресләр 4нче гимназиядә, Покров-Урыстамак һәм Поповка мәктәбендә уза. Пенсионерлар берлеге бүлекчәсе рәисе Альбина Сәмигуллина әйтүенчә, быел белем алучылар ике тапкыр арткан. Өстәвенә, электрон хезмәтләрдән файдаланган кешеләр район газетасына һәм башка басмаларга банк карточкасы ярдәмендә интернет аша языла, шулай ук салым түли ала.
Нет комментариев