Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тиешсез урында су керергә ярамый

Баулыларны һәм районыбыз кунакларын катгый кисәтәләр.

Су объектларында кешеләр һәлак булуның аеруча киң таралган сәбәпләренең берсе – тиешсез урында коену.

Таныш булмаган урыннарда чумганда баш белән бәрелү, аңны югалту һәм һәлак булу куркынычы зур.

Балалар суда йөзүче башка балалар белән уеннар оештыралар, бу да куркыныч тудыра. Үзләре генә коенучы балалар еш кына тәннәренең суынуын сизмиләр, кулларын һәм аякларын көзән җыера башлый, ә бу үлемгә китерергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Баулы районы башкарма комитеты халыкка шуны хәбәр итә: Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларында кешеләр гомерен саклау кагыйдәләре (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 23 апрелендә дөнья күргән 256нчы карары белән расланган) нигезендә, түбәндәгеләр тыела:

  • кисәтү һәм тыю билгеләре, язулары булган щитлар (аншлаглар) куелган урыннарда су коену;
  • балаларның ата-ана күзәтүеннән башка сулыкларда булуы һәм коенуы;
  • су объектларын һәм яр буйларын пычрату һәм чүпләү;
  • алкоголь яки наркотик исереклеге хәлдә су коену.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларында кешеләр гомерен саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, Татарстан Республикасы административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә, кисәтү яки түбәндәге штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган: гражданнарга – 1000-1500 сум, вазифаи затларга – 4000-5000 сум, юридик затларга – 40000-50000 сум.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев