Тату гаиләнең мул уңышы
Бу яшелчәләрне үз бакчасында Новозареченск авыл җирлегенең Таллыкүл бистәсендә яшәүче Янзүрә Мөгый-нова үстергән. Аның кызы Зөлфия безгә болай дип сөйләде: - Безнең әниебез, районның башка бик күп кешеләре кебек үк, гомере буе бакчачылык белән шөгыльләнә. Аңа без - тормыш иптәше Василий Иванович һәм балалары - ярдәм итәбез. Әлбәттә, барысы да...
Бу яшелчәләрне үз бакчасында Новозареченск авыл җирлегенең Таллыкүл бистәсендә яшәүче Янзүрә Мөгый-нова үстергән. Аның кызы Зөлфия безгә болай дип сөйләде:
- Безнең әниебез, районның башка бик күп кешеләре кебек үк, гомере буе бакчачылык белән шөгыльләнә. Аңа без - тормыш иптәше Василий Иванович һәм балалары - ярдәм итәбез. Әлбәттә, барысы да аның сизгер җитәкчелегендә эшләнә, чөнки беренче һөнәре буенча ул - агроном. Быел уңыш бик мул булды, ә кайбер яшелчәләрнең зурлыгы безне чын мәгънәсендә таң калдырды. Аның оныклары - Владислав, Салават һәм Алинә алар янәшәсендә фото-рәсемгә төшеп, су-
рәтне редакциягә җибә-рергә карар иттеләр. Кәбестәләрнең барысы да диярлек - унышар килограммлы, кабаклар
- унҗидегә якын, чөген-дерләр - икешәр килограммнан артык, болгар борычы - ярты кило чамасы. Барысы да химик ашламалар кулланмыйча үстерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев