Татарстанлылар гыйнварда гадәттәгедән азрак аванс алачак
Татарстанлылар гыйнварда гадәттәгедән азрак аванс алачак, чөнки 1-11 гыйнварда дәвам итәчәк озын Яңа ел бәйрәмнәре моңа сәбәп булачак. Бу айлык йомгаклау хезмәт хакына тәэсир итәрме – «Татар-информ» материалында.
Аванс һәм хезмәт хакы һәр айдагы эш көннәре саныннан чыгып исәпләнә. Авансны эшчеләр айның беренче яртысындагы эш көннәре өчен ала, калган өлеше исә хезмәт хакы рәвешендә бирелә.
Гыйнварда татарстанлылар өчен барлыгы 15 эш көне булачак, шуның дүрт көне генә айның беренче яртысына туры килә – 12-15 числолар арасына. Калган 11 эш көне айның икенче яртысында булачак.
Гыйнварның беренче яртысында эш көннәре саны айның икенче яртысына караганда күпкә азрак булганлыктан, Татарстан халкы гадәттәгедән азрак аванс алачак. Калган акчаны хезмәт хакы рәвешендә түләячәкләр.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев