Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән
Узган тәүлектә Татарстанда биш кеше – дүрт ир-ат һәм бер хатын-кыз коронавирус корбаны булган. Агымдагы елның 1 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 1872 үлем очрагы расланган.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1933, 1935 (ике кеше) һәм 1949 елда туган дүрт ир-ат, шулай ук 1935 елда туган хатын-кыз үлгән.
Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең төрле төбәкләрендә, һәм Татарстанда да коронавирустан теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасында аерма күзәтелә.
Фото: pixabay.com
Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bis-kese-koronavirustan-ulgan-5852522
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев