Татарстанда тагын 30 кеше коронавирус йоктырган
Республикада коронавирустан 19 меңнән артык кеше терелгән. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/11-06-2021/tatarstanda-tagyn-30-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5826539
Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусы йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган.
«Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп барлыгы 21 814 очрак расланган», — дип сөйләде «Татар-информ» матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина.
Республиканың баш санитар табибы сүзләренчә, бер тәүлектә белгечләр яңа коронавируска 7,8 мең тест үткәргән. Авыру һәм ковид симптомнары булган кешеләр белән аралашкан 2,3 мең кеше табиблар күзәтүендә тора.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, Татарстанда коронавирустан 19 меңнән артык кеше (узган тәүлектә — 101 кеше) терелгән.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев