Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда республика халыклары телләрен үстерүгә грант бирәчәкләр

Грантларга билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан территориясендә конкурс игълан ителгән көнгә кадәр бер елдан да кимрәк эшләмәүче иҗтимагый оешмалар дәгъва кыла ала.

Татарстанда республика халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый оешма инициативаларына ярдәм күрсәтү буенча грантларга дәгъва кылучылар арасында конкурс башланды. Бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Грантларга билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм Татарстан территориясендә конкурс игълан ителгән көнгә кадәр бер елдан да кимрәк эшләмәүче иҗтимагый оешмалар дәгъва кыла ала.

«2020 елда биш грантның һәркайсы 200 мең сум тәшкил итә», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Бәйге «2014-2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасының бер өлеше булып тора.

Конкурста катнашу өчен документлар 27 майдан 5 июньгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 9 йорт, 225 бүлмә. Документларның сканердан чыгартылган вариантынRuzal.Karimov@tatar.ruэлектрон почтасына җибәрергә кирәк.

Чыганак:https://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев