Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда яңа кунакханәләр өчен салым ташламалары озайтылды

Татарстанда 50 номердан ким булмаган һәм кимендә «өч йолдыз» категориясенә ия булган яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларының гамәлдә булу вакыты озайтылды. Тиешле закон проектында мондый кунакханәләрне файдалануга тапшыру срогын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайтырга тәкъдим ителә. Бу хакта республика Дәүләт Советының 16 нчы утырышында карар кабул ителде.

«Бу карар төбәкнең туристлык потенциалын үстерү һәм кунакханә инфраструктурасына озак вакытлы инвестицияләр җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча стратегик бурычларны тормышка ашыру белән бәйле», – диде Парламентның Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев.

Элегрәк оешмалар милке салымыннан ташлама алу хокукына 2024 елның 1 гыйнварыннан 2026 елның 31 декабренә кадәр файдалануга тапшырылган яңа кунакханәләр ия була ала иде. 0,1% күләмендәге льготалы ставка ачылганнан соң 10 ел дәвамында гамәлдә була.

Эшмәкәрлекне яклау «Кече һәм урта эшкуарлыкны һәм шәхси эшкуарлык инициативасын яклау» милли проектының максатларына туры килә.



Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев