Татарстанда бер тәүлектә ковидтан дүрт кеше үлгән
Пандемия чорында бу йогышлы чир 1795 кешенең үлеменә сәбәп булган.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус китереп чыгарган чир аркасында дүрт кеше үлгән.
1938 елда туган ир-ат, 1949, 1935 һәм 1937 елларда туган өч хатын-кыз вафат, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Гомумән алганда, пандемия чорында Татарстанда ковидтан 1795 кеше үлгән.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев