Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 189 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1,5 миллионнан артык кеше коронавирустан вакцинация узган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 189 яңа очрагы теркәлгән. Ике кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«54 кеше хастаханәгә салынган, 135 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 107 кеше ковид йоктырган. Чаллыда 28, Чистай районында алты, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама һәм Спас районнарында бишәр кешегә коронавирус диагнозы куелган.

Лениногорск районында коронавирус инфекциясенең дүрт, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Мамадыш, Питрәч, Саба һәм Тукай районнарында икешәр очрагы теркәлгән. Әлмәт, Биектау, Зәй, Кукмара районнарында берәр кеше чир йоктырган.

Шулай итеп, пандемия вакытында төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 30 900 тапкыр куелган. Татарстанда 25 300 кеше коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 1,5 миллионнан артык кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 миллион кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.

Фото: pixabay.com

Чыгачак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/01-11-2021/tatarstanda-189-keshe-covid-19-infektsiyasen-yoktyrgan-5842309

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев