Татарстан укытучылары өчен 560 миллион сумлык планшетлар сатып алыначак
Татарстанда мәгариф оешмаларын укытучылар өчен планшетлар белән тәэмин итүгә «Социаль өлкәләрдәге санлы платформалар» федераль проекты кысаларында өч ел эчендә 560 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Бу хакта республика финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
2026 елда финанслау 80,3 миллион сум, 2027 елда — 274,1 миллион, 2028 елда — 209 миллион сум тәшкил итәчәк. Акча федераль һәм төбәк бюджетларыннан бүленә.
Проектның максаты — 2030 елга кадәр мәктәпләрне һәм колледжларны электрон журналлар һәм белем бирү эчтәлеге белән эшләү өчен ИТ-инфраструктура белән җиһазлау, шулай ук "Минем мәктәп" һәм "Университетлар" тармаклы санлы платформаларын булдыру. Россия күләмендә 634 мең укытучыны ватан планшетлары белән тәэмин итү һәм уку йортларына югары тизлекле интернетка тоташу мөмкинлеге бирү планлаштырыла.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев