Татарстан сулыкларында ел башыннан бирле алты кеше батып үлгән
Татарстан сулыкларында быелның башыннан бирле алты кеше батып үлгән. ТР Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Ел башыннан алып республика сулыкларында 18 гадәттән тыш хәл теркәлгән. 21 кешене (шуларның икесе – бала) коткарып калганнар.
Ул хәзерге вакытта Татарстанда язгы ташуның иң куркыныч чоры артта калуын искәртте.
Фото: pixabay.com
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев