Татарстан Росреестры салым буенча бурычы булган милекче хокукларын чикләде
Беренче залог объекты Казан шәһәре үзәгендәге торак булмаган бина булды. Шулай итеп, салым буенча бурычлары булган әлеге бина милекчесе салым органы каршындагы финанс йөкләмәләрен үтәгәнчегә кадәр аның милкендә булган күчемсез милек белән тулысынча эш итә алмый.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 апреленнән РФ Салым кодексының 73 статьясына төзәтмәләр үз көченә керде. Әлеге төзәтмәләр нигезендә, бер айлык салымнар (җыемнар, иминият кертемнәре) буенча бурыч түләмәгән очракта һәм бурычлының милкенә арест салынган булса, күчемсез милек объекты салым органында залогта дип таныла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев