Татарстан Республикасы рәссамнар берлегенә кабул иттеләр
Якташыбыз, балалар сәнгать мәктәбе директоры Зөлфия Таһированың таланты лаеклы бәя алды: Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге идарәсе бертавыштан аны берлеккә әгъза итеп кабул иткән.
Иҗат берлегенә кабул ителүнең төп шартларының берсе - төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә катнашу. Зөлфия Таһированың эшләре 1997 елдан башлап төбәк, бөтенроссия масштабындагы күргәзмәләргә куела. Баулы туган як музеенда берничә тапкыр персональ күргәзмәләре дә оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев